Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Картаерга да, авырырга да вакыт юк

Районыбыз пенсионерлары моңа кадәр дә актив яшәү рәвеше алып бардылар, ару-талуны белмичә үзара аралашып, шул аралашудан канәгатьлек алып, үзләре яратып өлгергән шөгыльләре буенча тәҗрибә уртаклашып, хозурланып яшәделәр.

Моннан ярты ел элек кенә алар өчен районда өлкәннәр университеты оештырылды. Русча әйтсәк, университет третьего возраста.  Университетка актив, энергияле һәм тик торырга яратмаган пенсионерлар йөри башлады. Төрле юнәлешләргә, темаларга багышланган факультетлар, югары технологияләрне үзләштерү,  әдәбият, музыка буенча мавыктыргыч дәресләр,  пенсионерларның ихтыяҗын исәпкә алып оештырылган очрашулар, бәйгеләр өлкән яшьтәгеләрнең   белем дәрәҗәсен арттырды, алар үзләренең ничә яшьтә булуларын да онытты. Спорт ярышлары, физик күнегүләр картаерга да, авырырга да вакыт калдырмады.  Хәлсезләнеп, урын өстендә яткан ветераннар да  читтә калмады. Башка район университетларыннан аермалы буларак, Биектау районының өлкәннәр университетында  хәйриячелек юнәлеше дә оештырылды. Ветераннарга  университетның яшьрәк  “студентлары” чиратлашып ярдәм итеп торалар.

Әлеге белем бирү проекты Россия пенсионерлары Берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге канаты астында тормышка ашырыла. Күптән түгел Биектау районының өлкәннәр университеты үзенең ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады, алга таба планнар билгеләде. Районның пенсионерлар Берлеге рәисе Рәмзия Камалова һәм аның урынбасары  Маргарита Лукина университетта оештырылган курслар эшчәнлегенә тәфсилле анализ ясадылар. Еш кына  эшчәнлеккә йомгак ясау утырышлары коры хисап тотуга гына кайтып кала.  Ә Биектау университеты монда да әлеге чараны кызыклы, мавыктыргыч, күңелле итеп уздыру җаен тапкан. Кыска гына вакыт эчендә университетның үзенең иҗат коллективы  – ветераннар хоры оешкан.  Алар утырышта катнашучыларга  яшь чакта яратып җырланган җырларны башкардылар.

Университетта оештырылган һәр курсны һөнәри яктан зур тәҗрибә туплаган укытучылар алып бара. «Туган як тарихы» курсына йөрүче “студентлар”  Заһит Садриев белән берлектә Биектау районы тарихына багышланган истәлекле вакыйгалар, фактлар белән таныштылар.  Заһит Садриев күп еллар туган төбәк тарихын җентекләп, бөртекләп барлап бара, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә артмый-талмый хезмәт куя. Хисап утырышында да ул район үзәгенә урнашкан  объектларның  моннан 50-60 еллар элек төшерелгән тарихи фотолары белән таныштырды. Район үзәгенә быел 110 ел тула. Ул вакыттагы тимер юл вокзалы, мәктәп,  район хастаханәсе,  административ үзәк, су манарасы фотолары пенсионерларда зур кызыксыну уятты. Тарих турында сүз алып барганда Бөек Ватан сугышы темасын күтәрми мөмкин түгел. Экранда Биектау җирлегеннән туган илне якларга киткән һәм яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларның фотолары  урын алды. Бу вакытта ветераннар хоры сугыш турында патриотик җырлар  башкарды.

 «Сәламәт яшәү рәвеше» курсы аеруча күп “студент” җыйган курсларның берсе булды. Аны Зельфира Гәрәфетдинова атнасына ике тапкыр алып барды. Дәресләр барышында пенсионерлар яшь үзенчәлеген исәпкә алып башкарыла торган физик күнегүләр өйрәнделәр, йога буенча күнекмәләр алдылар, бию терапиясе уздылар.

Эшләү дәверендә компьютер белән таныша алмый калган, лаеклы ялга  алданрак чыккан пенсионерлар өчен Раиль Сәмигуллин «Компьютер грамоталыгы нигезләре» дәресләрен алып барды. Өлкәннәр смартфон һәм яңа программалар серләренә дә төшенделәр.  

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан иткән иде. Утырышта әлеге темага аеруча зур игътибар бирелде.  Айдар Камалов һәркем яратып тыңлый торган «Лада» җырын башкарды.

Биектау районының танылган сәнгать осталары Татьяна Зеленяк һәм  Шамиль Гыйбаев (аккомпаниатор) пенсионерларга «Хор һәм  вокал» курсын алып бардылар. Моңа кадәр сәхнәгә менеп тә карамаган ветераннар, курсларда музыка һәм вокал буенча осталык дәресләре алып, озак еллар сәхнә тоткан артистлар кебек җырлап күрсәттеләр.  Димәк,  пенсионерлар арасында яңа "йолдызлар" да пәйда булган.

«Без үзебезнең дәресләрне Татарстан ветераннары арасында ел саен уздырыла торган «Балкыш» фестивалендә катнашканнан соң башлап җибәрдек, - ди Рәмзия Римовна Камалова. - Әлеге иҗади фестиваль өлкән яшьтәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Әмма без курсларга бәйгеләрдә,  концертларда катнашып, танылу алу максатыннан гына йөрмибез. Безнең максат, иң беренче чиратта,  өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка тарту, яшьлек елларында яратып җырланган җырларны кабат искә төшерү, күңелләрне  рухи азык белән тукландырудан гыйбарәт».

«Актив озын гомер» төркеме ветераннары эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Алар җәй һәм көз айларында махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы һәм бөтенлеге өчен көрәшүче якташларыбызга маскировка челтәрләре үрделәр,  шәмнәр ясадылар, хәрбиләргә үз куллары белән әзерләнгән ризыклар, файдалы дару үләннәре  тулы посылкалар әзерләделәр. Төркем әгъзалары ветераннар йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырдылар, алар каршында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Утырыш барышында Биектау районының ветераннар Советы рәисе урынбасары Римира Нәгыймовна Галимова лаеклы ялга чыккач та үзләренең актив яшәешләре белән үрнәк пенсионерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул курсларны оештыручыларга, анда белем бирүче педагогларга, университетның актив студентларына район ветераннар Советының Рәхмәт хатларын тапшырды, аларга озын гомер, сәламәтлек, яраткан шөгыльләрендә һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Разыя АБЗАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев