Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Язны каршыладык, коймак белән чәй эчтек

Узган якшәмбедә биектаулылар кыш озату – “Май чабу” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Язны каршылау бәйрәме Биектау тимер юл станциясендәге үзәк мәдәният йорты каршында барды.

"Май чабу" бер атна дәвам итә. Һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар. Әгәр беренче өч көндә крестьяннар хуҗалык эшләре белән шөгыльләнсә, дүрттән соң эшләр тыелган була һәм “Киң Май чабу” башлана. Бәйрәмнең соңгы көнендә халык рәхәтләнеп күңел ача: карачкы яндыра, бәйрәм символы булган коймак белән сыйлана, җырлый,бии,  олысы, кечесе түгәрәккә басып әйлән-бәйлән йөри. Биектау мәйданыныда да өлкәннәр, балалар өчен кызыклы уеннар гөрләде. “Май чабу” бәйрәме борынгыдан бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән халык бәйрәме. Аны яңарту, баету, яшь буынга бөтен матурлыгы белән күрсәтү өчен районның мәдәният хезмәткәрләре ел саен зур тырышлык куя, бәйрәмне кабатланмас төсмерләр белән баета. Быел ул бәйрәм концерты белән башланып китте, аны театральләштерелгән тамаша дәвам итте. Программа халык авыз иҗаты әйтемнәре, фольклор һәм уен-көлкеләр белән баетылган иде. Бәйрәм  Биектау районында яшәүче халыкларның милли җыр-биюләре белән бизәлгән  иде. Соңыннан балалар өчен иң кызыклы мизгелләр башланды: алар рәхәтләнеп биеде, җырлады, бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды.  Борынгы гореф-гадәтләрне,  традицияләрне тергезү халыкның рухын күтәрүгә, яшь буынны  әхлакый яктан тәрбияләргә, бердәмлекне ныгытырга, гаилә мөнәсәбәтләрен камилләштерергә  ярдәм итә. Яшь буын мондый бәйрәмнәрне аеруча ярата.

“Май чабу” бәйрәмен мин ел саен көтеп алам. Бик яратам бу бәйрәмне. Быел да төрле бәйгеләрдә катнаштым, бүләкләр алдым, рәхәтләнеп биедем, җырладым. Бик күңелле булды”, - ди 9 яшьлек Карина.

“Май чабу” – киң мастшабта уза торган  бәйрәмнәрнең берсе. Озын, салкын кыштан соң халык бераз җилкенеп, яңа сулыш ала торган мизгел. Ә Биектау халкы бәйрәм итә белә. Язгы кояш, килгән халыкның кәефен күтәреп,  бәйрәмнең ямен тагын да арттырып җибәрде.

“Май чабу” бәйрәменең төп символы – коймак.  Бу ризык та кояш кебек түгәрәк, җылы. Таба чыжлавы, коймак пешкәндә генә чыга торган хуш-ис һәркемне бәйрәмнең кухнясына таба чакырып китерде.  Саф һавада мондый ризык тагын да тәмлерәк тоела.  Табадан төшкән һәр коймак шунда ук “үз юлын” тапты. Бәйрәмгә килгән һәр кеше кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды.

“Май чабу” бәйрәмендә без беренче тапкыр катнашабыз, - ди район үзәгендә яшәүче Айсылу. -  Мин өч балам белән килдем. Бәйрәм буласын ишеткәч тә балалар белән бергә зарыгып көтә башладык. Бүген кояш та җылырак, бәйрәмчә  яктырта,  сый-хөрмәт тә җитәрлек, уен-көлке турында әйтеп тә торасы юк. Үземә дә, балаларга да бик күңелле булды. Бәйрәмне шул дәрәҗәдә оештыручыларга рәхмәт”.

Алинә Камалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев