Эт тормышын үзгәртергә вакыт
2025 елның 1 январеннан этләрне мәҗбүри теркәтү һәм чиплау турындагы закон үз көченә кергән иде. Чиплау процедурасы ветеринар тикшерүне, микрочип урнаштыруны һәм тиешле документларны рәсмиләштерүне үз эченә ала. Хайван һәм аның хуҗасы турындагы белешмә федераль мәгълүмат базасына кертелә.
Моннан тыш яңа закон кагыйдәләре эт асраучыларда җаваплылыкны да көчәйтә. Хуҗа үзенең дүрт аяклы дустын чиплап кына калмыйча, аны йөртеп керү кагыйдәләрен дә үтәргә тиеш. Йөрткән вакытта эт бауда гына түгел, аның авызына борынчык та кидерелгән булырга тиеш. Этләрне 7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр йөртергә мөмкин. Таләпләрне бозган хуҗаларга штраф салына. Заляевлар гаиләсе эт асрауга үтә дә җаваплы карый. Алар моннан да 8 ел элек шәхси йортка күчеп киләләр һәм, шул көннән башлап, аларда Грэй кушаматлы немец овчаркасы яши. Бу вакыт эчендә Грэй Заляевларның гаилә әгъзасына әйләнгән. Гаиләдә аны барысы да ярата.
“Грей безнең иң якын дустыбыз кебек. Һәр көнне аның белән урамда, ишегалдында йөреп керәбез. Урамга чыкканда, әлбәттә инде, борынчык кидерәбез. Безнең этебез усал түгел. Урамда очраган һәркемгә “сәлам” бирергә ярата ул. Күршеләр дә аны үз итә, зарланмыйлар. Эштән өйгә кайтып керү белән иң элек Грей янына барам. Аны күргәч арганнарым да онытыла, хәтта кәефем дә күтәрелеп китә. Эт үзе дә мине көтеп ала, шатланып каршы ала. Мин һәркемгә дә Грей кебек чын дус телим”, - ди Алмаз Заляев.
Хуҗа кеше үзенең этенә барлык прививкаларны ясаткан, чиплаган. Алмаз Заляев эт асраучы барлык хуҗаларга да мондый процедураларны үтәргә киңәш итә.
Чип – дөге бөртегеннән дә зур булмаган кечкенә микросхема. Аны тире астына шприц белән кертәләр. Инъекция бөтенләй зарарсыз һәм авыртусыз уза. Чипта хайванның чыгышы, аның төсе һәм иң мөһиме – хуҗаларның контактлары турында мәгълүмат саклана. Аларны теләсә кайсы ветеринария клиникасында сканер ярдәмендә тиз белеп була. Эт югалган очракта да хуҗасы аны бик тиз табып алачак. Моннан тыш ветеринария хезмәте билгеле бер территориядә яшәүче этләр санын беләчәк, ә бу кыска вакыт эчендә авырулар һәм төрле инфекцияләр барлыкка килгән очракларда, профилактика үткәрергә ярдәм итәчәк.
Хуҗа кешенең җаваплылыгы этне чиплау белән генә тәмамланмый. Эт асрау әйләнә-тирәдә чисталык саклауны да таләп итә.
“Бүгенге көндә Биектау районында әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын тәэмин итү кагыйдәләре гамәлдә. Әлеге кагыйдәләр нигезендә хуҗа кеше үзенең этен бауда һәм аңа борынчык кидереп, 7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр йөртә ала”, - дип билгеләп үтте Биектау районының административ-техник инспекция җитәкчесе Геннадий Парфенов. Кагыйдә бозучылар 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, әгәр икенче мәртәбә тотылса 5 мең сумга кадәр штрафка тартыла.
“Хуҗалар үзләренең этләрен махсус билгеләнгән урыннарда гына йөртергә тиеш, - дип дәвам итте Геннадий Парфенов. – Кызганычка каршы, бездә махсус билгеләнгән урыннар юк. Шуңа күрә этләр бауда һәм борынчыклы булырга тиеш”.
Биектау районы халкы Башкарма комитетка хуҗасыз этләрнең күбәюе турында зарлана. Кешеләр андый этләрдән куркалар, чөнки хуҗасыз этләр еш кына бер сәбәпсез ташлана, тешли. Адашкан этләр – безнең, ягъни кешенең ваемсызлыгы һәм җавапсызлыгы нәтиҗәсе. Мондый аяныч хәлләрне булдырмас өчен эт хуҗалары үз җаваплылыгындагы хайваннарга карашны яхшы якка үзгәртсен иде.
Алинә Камалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев