Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү! »

«Мәскәү өчен көрәш. «Тайфун» операциясенә каршы тору» дип исемләнгән масштаблы реконструкцияләү 6 сентябрь көненең төп вакыйгасы булды.

Бу көнне Биектау районы халкына һәм район кунакларына Дачный поселогында  киң күләмле тарихи хәрби-театраль күренеш тәкъдим ителде. Искәртеп үтәбез, 1941 елның 30 сентябрендә фашистик Германиянең хәрби командованиесе Мәскәүне тиз арада алу максатын куйган “Тайфун” операциясен гамәлгә ашыра башлый. Тарихи театраль күренешне тамаша кылырга йөзәрләгән кеше килгән иде.

Кызыл армияче, диверсион төркем разведчицасы, Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең батырлык символы булып торган Зоя Космодемьянская да Мәскәү өчен барган  сугышларда һәлак була. «Безнең барыбызны да асып бетерә алмассыз. Без 170 миллион. Ә минем өчен иптәшләрем үч алыр. Советлар Союзы җиңелмәячәк. Үз халкың өчен үлү – зур бәхет ул». Бу сүзләрне ул дар агачы астында муенына элмәк кидергәч, башын горур тоткан хәлдә әйтә. Тарихи хәрби-театраль күренешне әзерләүчеләр, оештыручылар   партизан кыз Зоя Космодемьянскаяның батырлыгы  аша совет халкының башкала өчен көрәшен тамашачыны тетрәндерерлек итеп чагылдырганнар.

Ватан сугышының хәлиткеч көннәрен гәүдәләндергән вакыйгаларны торгызу башлангычы белән чыккан аталы-кызлы Михаил һәм Татьяна Яковлевлар (Дачный поселогында  яшиләр) башкала өчен барган партизаннар хәрәкәте белән генә чикләнеп калмыйлар.  Георгий Жуковның Көнбатыш фронты белән җитәкчелек итә башлавын, 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда булган хәрби парадны, ул парадның   илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмаячагын  күрсәтә торган бердәмлек символы икәнлеген дә гәүдәләндергәннәр. 1941 елның хәлиткеч көннәрендә, артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование Ставкасы Мәскәү янына Ерак Көнчыгыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.

Тарихи-хәрби күренешне оештыручылар, детальләргә аерым игътибар биреп,  тамашачыны тарихи мохиткә чумдырдылар. Һава дары исе һәм колак тондыргыч тавыш белән тулды. Яңа пиротехник эффектлар куркыныч чынбарлыкны тасвирлады: шартлаулар күзне чагылдырды, сугыш кырын кара төтен каплады. Актерлар Кызыл Армия солдатларын һәм Вермахт сугышчыларын бик оста гәүдәләндерделәр. Алар, әйтерсең, чын сугыш кырында һәр карыш җир өчен көрәштеләр.

“Безнең артта да, алда да ату тавышлары ишетелеп торды. Мондый атмосферада булу бик куркыныч. Мин үзем берничә тапкыр ирексездән кычкырып җибәрдем. Без сугышны реконструкцияләп кенә күрсәтәбез. Ә реаль сугышта  катнашучыларның тәмугъ эчендә дә үзләрен аямыйча көрәшкәннәренә таң каласың”, - ди  Динара Шәмсетдинова.

Ату тавышлары, рус һәм немец телләрендәге командалар кычкыру, сиреналар улавы, моторлар гүләве – болар барысы да сугышның чынбарлыкка охшаган куркыныч атмосферасын тудырды. Тамашачылар, тын да алмыйча, һәрбер хәрәкәтне күзәтеп торды.

“Ике як солдатларның, чынлыкка туры китереп, бер-берсе белән сугышуы безне сокландырды. Аларның кайберләре безнең мәктәп укучылары”, - диләр Артур Фәхретдинов һәм Артемий Куликов.

“Пиротехник материаллар белән эш итүләре,  мастер-класслар бигрәк тә ошады”, -  ди  Альбина Атареева. Аида Шәйдуллина да районда беренче тапкыр киң масштаблы үткәрелә торган мондый күренешләр геройларыбыз турындагы истәлекне мәңге яшәтәчәк, дип билгеләп үтте.

Мәскәү өчен көрәшне реконструкцияләүдә күп санлы  хәрби техника кулланылды, 100 дән артык реконструктор катнашты. Киемнәргә кадәр шул чорны күзалларга ярдәм итте.  Вакыйгага 3 айдан артык әзерлек барды. Идеяне бик күпләр күтәреп ала һәм ярдәм итәргә ашкынып тора. Аның кирәклеге һәм әһәмияте бүгенге көн шартларында аеруча нык сизелә.

“Мин бу җирнең хуҗасы, - ди Рәис Галиуллин. – Авыл Советы рәисе миңа  бу җирдә киң масштаблы тарихи реконструкция уздырырга теләүләрен әйтте. Мин, әлбәттә,бик теләп риза булдым. Әзерлек озак һәм бик авыр шартларда барды. Җирле халык та ярдәм итте. 3 ай дәвамында без җирне әзерләдек, авылны төзекләндердек”.

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов аталы-кызлы Михаил һәм Татьяна Яковлевлар башлангычын шунда ук хуплый һәм һәръяклап үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, чакырып китерелгән артистлардан да бигрәк, авыл җирлегендә яшәүчеләр  ныграк тырышалар. Алар барысы да Бөек Ватан сугышына һәм махсус операциягә битараф булмаган кешеләр.

“Бу – чыннан да актуаль һәм бик мөһим. Без бүген кабат Җиңү тарихына игътибар иттек. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең героик тарихны яңадан үз файдаларына күчереп язарга теләүчеләр күбәйде. Менә мондый хәрби-патриотик чаралар Совет солдатының нинди булганлыгын ачык күрсәтә. Мондый чаралар яшь буын өчен аеруча кирәк”, - диде үз чыгышында район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Хәрби тамашаның режиссеры Михаил Яковлев «Мәскәү өчен көрәш. «Тайфун» операциясенә каршы тору» дип исемләнгән киң масштаблы реконструкцияләү идеясен күңелендә озак йөртә. Үзе ул тамашада катнашмый, әмма артистлар белән бергә сугыш кырына чыга.

“Мин камышлар арасында  рациядә утырдым, шуннан торып җитәкчелек иттем. Кызганыч, аннан мин кырда барган барлык хәрәкәтне үз күзләрем белән күрә алмадым”, - ди  Михаил Яковлев.

Тамашага килгән кунаклар өчен кыр кухнясы,  фотозоналар, хәрби техника күргәзмәсе   эшләде, теләгән кеше  артистлар чыгышын тыңлады.  Чара салют белән тәмамланды.

Гүзәл Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев