Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау уйлап табучылары хәрбиләр гомерен саклап калу өчен тырыша

Биектау районында яшәүче Илгизәр Колмаментьев Альберт Әхмәтҗанов белән берлектә кул астындагы метариаллардан пилотсыз оча торган аппаратлардан саклану өчен төрле кораллар ясыйлар.

Җайланма очып килә торган аппаратны яктырта һәм күзне камаштыра торган яктылык дрон белән идарә итә торган операторга комачаулык итә. Шул рәвешле дрон  юнәлешен югалта. Мондый аппаратлар махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Прибор бик гади һәм аны куллану кагыйдәләре дә хәрбиләргә уңайсызлык тудырмый. Мондый аппаратны теләге булган һәркем ясый ала. Альберт Рафкатович макетта приборны гамәлдә куллану ысулын күрсәтте. Егетләр дроннарга каршы кулланыла торган приборлар сатып алалар һәм үзләре ясаган аппаратка беркетәләр.

“Мин сезгә приборның ничек эшләгәнен күрсәтәм, - ди Альберт Әхмәтҗанов. – 20- 25 метр, хәтта  70 метр ераклыктагы дронны безнең аппарат эштән чыгарырга сәләтле. Моның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен автоматны дронга таба төзәргә һәм кнопкага басарга кирәк. Аппарат эшли башлый һәм дронны яктырта. Максатка ирешкәч тә прибор автомат рәвештә сүнә. Солдат үзе күз камаштыра торган нурны күрми, барытик  дронны гына күрә ала. Монда инде дрон я кырыйлап үтә, я үзенең дошманын таба алмыйча кире базага кайтып китә. Өченче вариант булырга мөмкин түгел.  

Калашников автоматына куелган коралның авырлыгы  автомат белән бергә  кило ярымнан да артык түгел. Бер автоматка запас өчен берничә прибор да урнаштырыру мөмкинлеге бар.

“Карап торырга бик җиңел генә эшли торган прибор физик законнарга корылган, - ди уйлап табучы Альберт Әхмәтҗанов. -  Физика законнарын әлегә берәү дә инкарь итә алмый.  Без дронга каршы приборлар ясый торган үзәккә үзебезнең проектны гына тәкъдим итәбез. Үзебезнең приборны ничек итеп көйләргә һәм аның белән ничек нәтиҗәле кулланырга икәнлеген аңлатабыз. Үзәктә безнең тәкъдимне кабул итеп алалар икән, югары квалификацияле белгечләр аны тагын да камилләштерү өстендә эшләргә мөмкин һәм приборны промышленность масштабында чыгаруны көйләргә була. Без уйлап тапкан прибор барлык автоматларга да куела ала һәм хәтта диңгез өстендә оча торган дроннарны да “саташтырырга” сәләтле.  Мин Бөек Ватан сугышы турында фильм караган идем. Хәтерлим, 1941 елда немецлар Мәскәү шәһәрен бомбага тоталар. Анда безнекеләр самолетларны көчле нурлар (прожекторлар)  белән яктырталар. Һавага атылган нур бер-берсе белән кисешкәндә самолет үз траекториясен югалта һәм  безнең зенитчылар  немец самолетларын атып төшерәләр. Иң мөһиме, яктылыкның кисешкән мизгелен күздән ычкындырмаска кирәк”.   

Альберт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, дронга каршы егетләр уйлап тапкан приборның яктылык көче хәтта күзне сукырайтыр дәрәҗәгә җитә. Без телевидение өчен сюжет төшергәндә яктылык хәтта камерага да комачаулык итте. Кадрларны телефонга төшерергә мәҗбүр булдык. Прибор белән безнең ара 25 метр иде. Өстәвенә,  дронга каршы кулланыла торган приборны көйләү мөмкинлеге дә бар:  яктылыкны сүлпәнәйтергә  һәм көчлерәк итәргә була.

Альберт белән   Илгизәр  приборларны сату өчен эшләми. Рационализаторлар аларны хәрбиләрне әзерли торган махсус  үзәкләр өчен ясыйлар. Максатлары изге: приборлар ярдәмендә безнең солдатларның гомерен саклап калу.  

Илгизәр Колмаментьев безгә Альберт Рафкатович белән бергәләп якын киләчәктә тормышка ашырырга теләгән хыяллары турында да әйтеп узды: “Без яу кырында сугышучы хәрбиләрнең  дошманны җиңеп,  исән-имин туган җиргә кайтуларын  гына телибез. Бары шул теләк кенә безгә ярдәм итте. Без алга таба  тагын  да камилрәк приборлар ясарга ниятлибез, эш принцибын  аңлаган кешегә аларны уйлап табуның бернинди кыенлыгы да юк”.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев