“Биектау” капкасыннан бер керсәң, һич кенә дә чыгасы килми
Казанның Тынычлык бистәсендәге каенлыкта узган республика сабан туенда биектаулылар кунакларны сый-хөрмәт, киң күңел белән, милли көйләр уйнап каршы алдылар. Биредә биектаулылар үзләренең милли утарында район тормышын чагылдырдылар.“Биектау” капкасыннан бер керсәң, һич кенә дә чыгасы килерлек түгел.
Монда халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр күңелләрне җылытты, милли моңнар яңгырады. Татар халкының кунакчыллыгы менә шундый бәйрәмнәрдә үзен аеруча ачык күрсәтә. “Биектау” районы мәйданчыгында мәртәбәле кунаклар – Россия Федерациясенең вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллинны һәм Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм, һәр йортка тукталып, күргәзмәләр белән таныштырды. Районның 25 авыл җирлеге республиканың үзәк сабан туе мәйданында үзенең уңганлыгын, тырышлыгын, осталыгын, талантын күрсәтте. Кунаклар килгәндә табаларда кайнар коймак чыжлый иде. Биектаулылар коймакның әби-бабайлардан калган 25 төрле рецептын саклаганнар. Һәр рецепт буыннан буынга күчеп килә. Коймак ул татарның кунакчыллыгын күрсәтә торган символ булып тора.
“Без һәр бәйрәмдә үзебезнең коймакны пешерәбез. Кунаклар безнең коймакларны яратып ашыйлар, аларны кабып карар өчен генә дә озын чиратлар тезелә. Безнең авылда коймак пешерүнең борынгы серләрен саклап киләләр. Коймак өчен ингредиентларны кызганырга ярамый”, - дип, үзенең киңәшләрен бирде Олы Кавал авылы мәдәният йорты директоры Лилия Гәйфуллина. Бәйрәм өстәле Биектауга гына хас үзенчәлекле ризыклар белән тулы иде. Көн дәвамында районның милли утарына кемнәр генә, нинди генә милләт вәкилләре кермәде. Барысы да үзләренең соклануларын белдерде. Кытайдан килгән кунаклар да милли ризыклардан авыз итте. Алар татар сабан туенда беренче тапкыр икән.
“Татар халкының төп бәйрәме сабан туен без ел буе зарыгып көтеп алабыз. Без үзебезнең гореф-гадәтләрне саклыйбыз, милли киемнәребезне барлап, бәйрәмнәрдә үзебезчә киенеп чыгабыз. Мәсәлән, минем үземнең өстемдә татар киеме, колагыма да милли стильдә эшләнгән алкалар тактым”, - дип үзен күрсәтеп алды Биектау авылы мәдәният йорты директоры Хәвәрия Каюмова.
Гөлүсә Насруллина кул эшләнмәләре остасы. Ул паласлар ясый. Үзенең шөгылен технология дәресләрендә мәктәп укучыларына да өйрәтә икән. Сабан туена алар бергәләп паласларның кечкенә вариантын эшләгәннәр. Андыйларны теләгән һәркем үзе өчен алып китте. Гөлүсә фикеренчә, палас ясау кыен эш түгел. Аның өчен махсус инә һәм җепләр генә кирәк.
“Без кунаклар өчен дә осталык дәресләре үткәрәбез”, - ди Биектауның 5-нче урта мәктәбендә технология дәресләрен алып баручы Гөлүсә Насруллина. –Мендәрләр дә, намазлыклар да ясыйбыз. Безнең әбиләр дә үзләренә кирәк булган әйберләрне үз куллары белән булдырганнар. Алардан калган технологияне без бүген балаларга өйрәтәбез”.
Янәшәдә генә чабата үрүче Сәлим Низамиев басып тора. Элеккеге заманнарда һәр авылның үзенең чабата үрү остасы булган. Сәлим Низамиев бу борынгы технологиягә яңа сулыш өрә.
“Безнең әби-бабайлар чабатаны урамда кигәннәр. Хәзер инде чабаталарны сувенир сыйфатында гына кабул итәләр. Безнең авылда 96 яшьлек бабай яши, ул бүген дә чабата үрә. Мин бу эшкә аннан өйрәндем”, - ди Сәлим Низамиев.
Биектау утарына кергән кунаклар соклануларын яшерә алмадылар. Монда искиткеч ямьле, күңелле мохит хөкем сөрде.
“Афәрин, без мондый мәйданчыкны беренче тапкыр күрдек әле. Сүзсез калып йөрибез. Классно!”, - дип үз хисләрен белдерделәр Рита, Хатип Фәхриевлар.
“Казан сабан туена без Иркутск шәһәреннән кайттык. Сабан туен көтеп алабыз, ул безнең бәйрәм”, - Рузалия Гаделшина.
Сабан туена чикләр юк. Ул мәйданның үзенә тарту көче бар. Шуңа күрә бәйрәмне барлык милләт вәкилләре үз итә, ярата, һәр милләт үзен сабан туеның бер өлеше итеп хис итә. Милләтләрне берләштерә, дуслаштыра торган бәйрәм ул – сабан туе
Вероника Гәйнетдинова, Фәнил Мөхәрләмов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев