Бер гасырлык манара бүген дә сакта тора
Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге су кудыру башнясы тарихи объектларның берсе булып тора. Биектауның иң күренекле архитектур объектына әйләнгән әлеге башняның бер гасырдан артык данлы тарихы бар. Шул еллар дәвамында ул биектаулыларны өзлексез су белән тәэмин итеп тора. Шул тарихка хөрмәт йөзеннән без бүген башняны “манара” сүзе белән алыштырабыз.
Инженер Щусев проекты буенча төзелгән манара Биектауда барган барлык үзгәрешләрнең шаһиты булган. Алай гына да түгел, ул гасыр дәвамында бистә халкының тормыш-көнкүреш иминлеген тәэмин итеп торучы ышанычлы символга да әйләнгән.
Моннан 100 ел элек бүгенге район үзәгендә тимер юл станциясе һәм тимер юлда эшләүчеләр яши торган берничә йорт кына булган. Алар янына су манарасы да төзелгән. Манарадан паровозларга һәм торак йортларга су җибәрелгән.
“Ул вакытта җирле халык манара урамын «труба» дип йорткән. “Казансуга труба буйлап барабыз”, дигән сүзләрне ул елларда һәркем аңлаган. Чөнки урамда манарага су кудыра торган станция дә булган. Су торбалар буенча килгән”, - дип аңлата төбәк тарихын өйрәнүче Заһит Заһреев.
Ул еллардан соң Биектау зур үзгәрешләр кичерде. Район үзәге үзгәртеп корылды, иске биналар төзекләндерелде. Бер гасырлык тарихы булган күп биналар юкка чыкты, әмма су манарасы бүгенгә кадәр үз урынында кала бирә.
“Су манарасы якынча 1915 елда төзелгән булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә шул елның 22 февралендә станциядән беренче товар поезды уза. Димәк, манарага 110 ел. Объект кирпечтән, бетоннан һәм агачтан төзелгән. Барлык төзелеш материаллары да Биектауның үзеннән китерелгән. Күпне күргән манара бүген дә район үзәген су белән тәэмин итүдә үз өлешен кертә. Моннан 10 ел элек миңа манара эчендә булырга туры килде. Ул бик яхшы сакланган. Стенасыннан чыгып үскән агачны гына алып атарга кирәк. Төзекләндереп тә җибәрсәң өр-яңа манарага әйләнәчәк. Элек манара диварларына Россия патшасы Александр Икенчегә багышланган картиналар ясалган булган”, - ди Заһит Заһреев.
Манара ерактан ук күренеп тора. Моннан 100 ел элек ул җирле халык өчен маяк булып хезмәт иткән.
“Минем балачак елларым турындагы истәлекләр шушы манара белән бәйләнгән. Мин мәктәпкә йөргән елларда аның яныннан үтә идем. Без монда уйный идек. Минем бала чагым район үзгендә үтте. Район үзәге минем күз алдында яңарды. Бик күп объектлар юкка чыкты. Әмма күңелгә, җанга якын булган манара бүген дә сакта тора”, - ди Мөнир Әкдәмов.
Биектау бистәсе халкы өчен бу манара кирпеч-бетон корылма гына түгел, ул – хәтер, тарих, туган җир символы. Аны ыжгырып килгән заман үзгәрешләреннән саклап калу туган як тарихына хөрмәт, бабайлардан калган матди мираска сакчыл караш тәрбияли.
Гүзәл Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев