Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Зур, тату гаилә тормышта ныклы терәк

Күптән түгел Чебоксар шәһәрендә Идел буе Федераль округы күләмендә уздырылган «Идел буеның матур гаиләсе-2023» дигән бәйге финалы узды.

Анда Татарстан данын   Биектау районы Усад авылында яшәүче Камашевлар гаиләсе яклады һәм җиңү яулады. Бәйгенең сайлап алу турында Идел буе Федераль округыннан меңнән артык гаилә катнашты. Меңнәр арасында беренче урынга лаек булган иң матур гаилә белән танышырга дип без дә Усад авылына килдек. Ишек алдында безне 9 бала каршы алды. Лев, Ильмир, Ралинә, Лиза, Азалина, Әнвәр, Ислам, Айнур һәм иң кечкенә энеләре Семен. Балаларның бишесен Камашевлар гаиләсе тәрбиягә алган. Без килгәндә хуҗабикә Лия аш өстәле тирәсендә балаларга ризык әзерләү белән мәшгуль иде. Ә олыраклар зал бүлмәсен тәртипкә китереп йөри. Лия Камашева кечкенәдән зур гаилә турында хыялланып үсә. Яшь гаилә өйләнешкәч тә тәрбиягә бала алу хыялы белән яши башлый. Үзләренең беренче уллары Лева тугач та алар хыялларын тормышка ашырырга ниятлиләр. Ильмир аларның  икенче балалары – уллыкка алган бала. Ильмир акыллы, сабыр, тыныч бала булып чыга. Лия белән Алексей тагын ике бала алу турында хыяллана һәм озакламый хыяллары тормышка аша.  

“ Ильмир мәктәптә укый башлагач та  үзенә дуслар тапты, - дип искә ала Лия Камашева. – Бер гаиләдән булган ике баланың әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Улыбыз шул ике бала белән якын дусларга әверелделәр. Соңыннан ул ике баланың абыйлары, сеңелләре барлыгы билгеле булды. Без аларның барысын да үз гаиләбезгә алдык һәм күп балалы әти-әнигә әверелдек”.

 Ул вакыттан соң инде 6 ел вакыт узган. Моннан ике ел элек Семен туа. Бүгенге көндә аның инде сигез абый-апасы бар.

“Безнең гаиләдә һәр эш бүленгән, һәрберебезнең үз вазифасы бар, - ди гаилә башлыгы Алексей Камашев. -   Безгә караганда балалар безгә күбрәк булышалар. Дус, тату яшибез. Кайберәүләр күп баладан авырыксыналар, заманага сылтау итеп бала табарга да куркалар. Ә без, киресенчә, шундый гаилә булуыбыз белән горурланабыз һәм шатланабыз. Бергәләп тотынганда хәл итә алмаслык проблемалар да җиңел генә чишелә”.

Лия һәм Алексей һәр бала белән аерым-аерым шөгыльләнә, һәрберсенең талантын, сәләтен ачарга тырыша. Тырышлык – балаларның күзгә ташланып торган күркәм сыйфаты. 11 кешелек гаиләдә башкача булуы мөмкин дә түгел. Берең тырышып, икенчең ялкауланып яту дигән сыйфатлар чит бу гаиләдә. Өстәвенә, хуҗалык та зур.  Гаилә кәҗәләр, атлар, тавык-үрдәкләр асырый. Әнвәр безгә үрдәк бәбиләрен, үзе яраткан атны  күрсәтте.

“Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, балалар белән аралашканда өлкәннәр белән сөйләшкән кебек сөйләшергә кирәк.   Без Лия белән хезмәт аша тырышлык тәрбияләүне, йорттагы хайваннар, кош-кортлар аша мал-туарны кызгануны,  өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүне иң мөһим бурыч дип саныйбыз. Хезмәт тәрбиясе  киләчәктә үзләре өчен иң кирәкле, үтемле тәрбия”, - ди Алексей Камашев.  

Камашевлар гаиләсе һәрвакыт бергә. Бер өстәл артында шашка, лото уйныйлар, урманга гөмбәгә, җиләккә  йөриләр,  күлдә балык тоталар. Вакытлары булган саен табигать кочагына омтылалар. Гаиләдә һәр балага үзе теләгән юнәлештә үсәргә, белем алырга, шөгыльләнергә мөмкинлек бирелгән.  Лев сәнгать мәктәбен тәмамлаган, Ильмир сәнгать мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнә, Ралинә һәм  Лиза спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, Азалина рәсем ясарга ярата,  Әнвәр белән  Ислам буш вакытларында футбол уйный, Айнур абыйлары белән  шашка уйнарга һәм кечкенә җыелмалы рәсемнәрне бергә җыярга ярата.

Алексей һәм Лия Камашевлар балалар өчен үрнәк әти-әни. Алексей Камашев хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветеран. Аның күп санлы медальләре бар. Россиянең мактаулы доноры исеменә дә ия ул. Димәк, кеше гомерен саклау кебек игелекле сыйфат аны гомере буе озатып бара. Лия Камашева исә, «Нечкәбил» гаилә һәм ана матурлыгы республика бәйгесендә катнашып,  «Сокландыргыч гаилә тормышы» турында инша номинациясендә җиңеп чыга. Алексей һәм  Лия Камашевлар  тәрбиягә бала алган гаиләләрнең  «Без бергә!» республика  иҗтимагый оешмасы әгъзалары булып торалар. Әлеге оешма тәрбиягә бала алып, язмыш ялгышлыгы аркасында ятим калган сабый җанны өйләренә генә түгел, күңелләренә кертә алган олы йөрәкле кешеләрне берләштерә.

Камашевлар гаиләсен Идел буе Федераль округының «Идел буеның матур гаиләсе-2023» бәйгесенә  әзерләүдә Усад авылы мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиуллина да зур көч куя. Алар озак вакытлар репетицияләр уздыралар, гаиләне мәртәбәле бәйгедә тәкъдим итүнең матур ысулларын табалар. Нәтиҗәдә,  Камашевлар гаиләсенең һәр әгъзасы  үзләрен профессионал талантлар дәрәҗәсендә күрсәттеләр, иҗади осталыклары белән таныштырдылар, гаиләнең кадерле ядкәрләрен тәкъдим иттеләр. Бәйге финалында аларга тиң гаиләләр табылмады һәм Камашевлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Әлеге җиңүләре белән гаиләне  һәм Усад авылы мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиуллинаны Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Галия Ильдарова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев