Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Запас вариант» түгел, ә уйлап сайланган һөнәр

Мондый күренешне күз алдыгызга китерә аласызмы? Мәктәп классында акбур исе түгел, ә сөт исе, яңа гына эшләнгән сыр исе килә. Тактага математика һәм химик реакция формулалары түгел, ә сөтнең майлылык дәрәҗәсе, составы турында мәгълүмат язылган.

Рәсми рефератлар урынына укучылар биотехнология юнәлешенә караган проектлар өстендә эшлиләр. Мәктәп өчен мондый күренеш фантастика кебек тоела. Әмма бу белем бирү оешмаларын һәм бизнесны берләштерә торган  системалар формалаша башлауга ишарә булып тора.  Балалар парта артында ук олылар гына хәл итә алырлык мәсьәләләрне чишәргә өйрәнә: җирнең уңдырышлылыгын ничек күтәрергә, безнең табигать шартларында басуларда үстерү өчен нинди культураларга өстенлек бирергә, сөтнең куелыгына ничек ирешергә һәм аны ничек исәпләргә һәм башкалар?  Агротехнологик классларда укучы балалар үзләренең киләчәген туган җирдән читтә түгел, ә үзләре яши торган җирлектә күрәләр.

Узган 2025 ел башыннан Татарстанда “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проекты гамәлгә ашырыла башлаган иде. Әлеге проект кысаларында  эшләнгән “Аграр сәнәгать комплексында кадрлар” проекты аграр сәнәгать комплексы предприятиеләренә кадрларны  мәктәп партасыннан ук әзерләүгә юнәлдерелгән.

Гуль Бэрра Озджан агрокласска үз теләге белән кергән.  Аның әтисе күп еллар җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Кыз җир эшен бик яхшы белә.

“Минем әтием җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә, –  ди агроклассның 7 нче сыйныфында укучы Гуль Бэрра Озджан. – Мин күп тапкырлар әти белән бергә аның эшенә бардым, аңа булыштым, җиләк үстерү технологиясе белән якыннан таныштым.  Миңа бу эш бик тә ошый. Минем агрокласста укырга теләгем барлыгын белгәч әти-әнием бик теләп риза булды”.

Биектау районы республикада “Аграр сәнәгать комплексында кадрлар” федераль проекты буенча агрокласс ачучы 14 район исемлегенә керә. Район үзенең классы өчен  «Биотехнологияләр һәм азык эшкәртү» юнәлешен сайлады. Биектауда агрокласс ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

“Агротехник класслар булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерләү программасы  бердәм стратегияне тәшкил итә. Аның максаты – Татарстан Республикасы аграр сәнәгать комплексында барлык дәрәҗәләрдәге эш урыннарын компетентлы, мотивацияләнгән  белгечләр белән тәэмин итү. Агрокласста белем алу – отышлы вариант. Моннан әзер белгечләр чыгачак. Белемен аграр югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен икеләтә отышлы. Чөнки югары уку йортында нәкъ менә агрокласслар тәмамлап килгән укучыларга  өстенлек бирәчәкләр”,  – дип билгеләде министр.

Марат Азатович балаларның белеме белән кызыксынды. Укучылар ясаган сырны тәмләп карагач министр аларның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия булуларына кабат инанды. Сырны ясар алдыннан укучылар сөтнең югары сыйфатлы сыр ясау өчен кирәкле барлык сыйфатларын өйрәнгәннәр.  Әлеге проектның авторы - Ульяна Берендеева. Ул гадәти класста укый, әмма дәресләрдән соң агротехнологик процесслар белән шөгыльләнә.  

“Гади генә сырны ясау өчен дә безгә күп нәрсә белергә туры килде. Биология фәнен яхшы белмәсәң, сыр ясау технологиясен дә белмисең, дигән сүз. Сырның составын өйрәнгәндә химия кирәк булды. Һәр адымның фәнгә нигезләнгәнен без яхшы аңладык. Мин үзем химия фәнен яратам, аның да авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән тармагы, заманча биотехнологияләре белән кызыксынам”, - диде  Ульяна Берендеева.

Соңгы елларда районда  агросәнәгать комплексын үстерү буенча җитди эш алып барыла, заманча проектлар гамәлгә ашырыла, югары технологияле производстволар төзелә. Болар барысы да җитештерү ихтыяҗларына йөз тотучы әзерлекле кадрлар таләп итә.

“Иң мөһиме, балаларның үзләрендә кызыксыну көчле, - ди Биектау районының 3–нче урта мәктәбендә биология фәнен укытучы   Ольга Тимохина. – Агрокласста укучы балаларның белем дәрәҗәсе дә югарырак, алар кирәкле предметларны яхшы үзләштереп баралар. Балалар белән җитештерү объектларына экскурсияләргә йөрибез. Әйләнә-тирә мохит, үсемлекләр дөньясы турында проектлар эшлибез. Мәктәптән тыш дәресләрдә инде балалар үзләренең теоретик белемнәрен гамәли шартларда эшкә җигеп карыйлар. Сыр ясауда да  нәкъ шундый алым кулландык”.

2025 елда Татарстанның 20 мәктәбендә генетика һәм селекция, эффектив терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерия һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча агротехнология класслары ачылды. Быел тагын 60 мәктәптә агротехнология класслары ачылуы көтелә. Бу мөһим чара авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга һәм аларның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.  Проектның төп максаты — балаларга аграр юнәлешле һөнәр сайларга ярдәм итү. Агрокласс балалар өчен «запас вариант»  түгел, ә уйлап сайланган һөнәр.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев