Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны: 5534 кеше

Бүген Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның 92се — турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар.

Бу хакта Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Җиңү көне әзерлекләренә багышланган оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, барлык фронтовикларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр инде күчерелгән, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән шәхси котлаулар тапшырылган.

Хәзерге вакытта ветераннарга даими медицина һәм социаль ярдәм күрсәтелә. Алар өчен күчмә медицина бригадалары эшли, ә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге сугыш ветераннары госпитальләре махсуслаштырылган ярдәм үзәкләре итеп билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев