Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануын игълан итте. Ел башыннан республикада 19 термик нокта һәм урманнарга якын территорияләрдә 18 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда кимрәк.
Әлегә хәл тотрыклы дип бәяләнә, әмма белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Урманда нәрсәләр тыела
Янгын куркынычы сезонында урманнарда түбәндәге гамәлләр катгый тыела:
- чүп-чар һәм коры үлән яндыру;
- рөхсәт ителмәгән урыннарда һәм янгын куркынычы вакытында учак ягу;
- сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлау;
- очкын чәчәргә мөмкин булган төзек булмаган транспорт куллану;
- пиротехника куллану
Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар каралган:
- гражданнар өчен — 30 000 сумга кадәр;
- вазифаи затлар өчен — 50 000 сумга кадәр;
- юридик затлар өчен — 400 000 сумга кадәр.
Белгечләр искәртә: кагыйдәләрне үтәү урманнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев