24 августтан 25 августка каршы төндә Татарстан мөселманнары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышлана.
Рабигыль-әүвәл ае дәвам итә
2026 елда Рабигыль-әүвәл ае 13 августтан 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә традиция буенча төрле дини һәм рухи-агарту чаралары үткәрелә.
Мәчетләрдә вәгазьләр һәм салаватлар укыла
Рабигыль-әүвәл аенда мәчетләрдә лекцияләр, вәгазьләр, салаватлар уку һәм башка рухи-агарту чаралары оештырыла.
Нет комментариев