Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Сак булыгыз! Кош гриппы башланды

Татарстанның Ютазы районында югары патогенлы кош гриппы чыганагы ачыкланды.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чикләү чаралары (карантин) кертелү турындагы  Указга кул куйды.  Карантин вакытында эпизоотик урыннарда авыру кошларны дәвалау, кошларны күчерү һәм төркемнәргә бүлү, кошчылык продукциясен чыгару, кошларны йөртү, кыргый кошларны аулау һәм кошлар төягән чит транспорт керү тыела. Әлбәттә, карантин зонасындагы авыру кошлар тиз арада юк ителде. Әмма авыру чыганагы булып торган кыргый кошлар иректә йөри. Авыру коштан грипп башка сәламәт кошларга бик  тиз күчә. Бу вирус нәрсәсе белән куркыныч соң?

Биектау авылы халкы  Колхоз урамындагы күл буенда ял итәргә ярата. Монда беркайчан да кеше өзелми. Бирегә  берсеннән-берсе матур кошлар төшә. Кеше аларга азык биреп,  кулга ияләштерә. Ветеринар табиблар билгеләп үткәнчә, фермаларда, ябык урыннарда асрала торган кошлар куркыныч түгел, ә иректә йөрүче кыргый кошлар төрле инфекцион авыруларга дучар була. Колхоз урамындагы күлдә йөзүче үрдәкләр беренче карашка сәламәт күренә.  Әмма кыр казлары, кыр үрдәкләре, каргалар, күгәрченнәр барысы да өй кошлары өчен потенциаль куркыныч тудыра.

Биектау авылында яшәүче  Галина күл буена бик еш килә. Үрдәкләрне ашатыр өчен ул кибеттән махсус ризык та сатып ала.

“Мин күрше Мичурин урамында гына яшим, - ди Галина Әхмәтшина.  – Күл буе Биектауның иң матур урыннарының берсе дип уйлыйм. Монда көннең теләсә кайсы вакытында кеше була.  Яшь әниләр балалары белән чыгалар. Балалар кошларны күреп шатланалар, аларны ашатырга телиләр.  Бу күлне челәннәр дә үз итте. Монда хәтта су күсесе (ондатра) дә яши, диләр. Ә мин үзем бирегә үрдәкләр ашатырга киләм”.

Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы – кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә. Авыру сәламәт кошларга  азык яки су аркылы килә, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булган йорт кошларына  һава–тамчы юлы аша күчәргә мөмкин. Кошлар белән тыгыз элемтәдә яшәгән кешенең  дә кош гриппы йоктыру ихтималы бар. Бу авырудан барытик сакланып кына котылып була. Күзәтүчән хуҗалар авыруның беренче билгеләрен бик тиз сизә ала: кошларда югары тән температурасы була, хәрәкәтләре авырлаша, башын артка ташлый, селеккәләп, башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, диарея башлана. Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә. Кош асраучылар кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта кичекмәстән  ветеринария бүлекләренә хәбәр итәргә тиеш.

Ютазы районында килеп чыккан авыру коточкыч нәтиҗәләргә китерде. Дим-Тамак авылындагы Нияз Латыйповның  фермерлык  хуҗалыгында 6 меңнән артык казны юк итәргә туры килгән.

Биектау районы ветеринария берләшмәсе табибы Лилия Хөсәенова профилактик чаралар турында аңлатып үтте: “Кошлар ябык урыннарда яшәргә тиеш. Кыр үрдәкләре, карга, күгәрчен һәм башка төр кошлар йорт кошлары яши торган җирлеккә үтеп керә алмасын.  Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк. Өй кошларына куелган  ризыкларга иректә яшәүче кошлар үтеп керергә тиеш түгел.   Карантин вакытында читтән кошлар сатып алу тыела”.

Галия Ильдарова,  Фәнил Мөхәрләмов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев