Россиядә автовокзалларда кайбер хезмәтләр мәҗбүри булудан туктый
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Россиядә автовокзалларда кайбер хезмәтләр мәҗбүри булудан туктый

Россиядә 1 сентябрьдән автовокзаллар һәм автостанцияләрне җәмәгать туклануы һәм медицина ярдәме күрсәтү пунктлары белән мәҗбүри рәвештә җиһазландыру таләбе гамәлдән чыга.

Кайсы объектлар мәҗбүри булып кала

Автовокзалларда һәм автостанцияләрдә билет кассалары, көтү заллары, ана һәм бала бүлмәләре, бәдрәфләр, багаж саклау камералары булу мәҗбүри булып калачак.

Шулай ук йөртүчеләр өчен ял бүлмәләре дә мәҗбүри объектлар исемлегендә кала. Яңа тәртип 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.


Нет комментариев