Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

#МойГеройМояСемья акциясенә Биектау ФМ радиосы алып баручысы Ранил Ишмуратов та кушылды

#МойГеройМояСемья акциясенә Биектау ФМ радиосы алып баручысы Ранил Ишмуратов та кушылды: “Минем бабам Ишмуратов Рафаил Ишморат улы 1926 елның 15 июлендә Арча районы Урта Сәрдә авылында гади колхозчы гаиләсендә 5 нче бала булып туа. Урта Сәрдә авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле хезмәтләр башкара, Лаешта ат белән урман чыгару эшләрендә катнаша.

1943 елның 6 ноябрендә 17 яшьлек егетне Армия хезмәтенә алалар. 1944 елның 30 апрелендә бер төркем солдатлар белән товар вагоннарына төялеп сугышка чыгып китә. Тиешле урынга барып житкәч, башта артподготовка  узалар, бу вакытта бабама 18 яшь тә тулмаган була, һәм 3нче Белоруссия фронтында сугышк керә: Белоруссиянең күп кенә авылларын, Могилёв һәм Гродно шәһәрләрен фашистлардан азат итудә катнаша.
1944 елның 28 июлендә бабам каты яралана. Аны сугыш кырында Кызыл Армия сугышчылары табып алып Омскийдагы госпитальгә озаталар. Ноябрь аена кадәр госпитальдә була, ә аннан, сугышка яраксыз булганлыктан, култык таягында туры туган якларына кайта. 
Берникадәр тернәкләнү узганнан соң, янәдән колхозда ат җигеп эшли, ә 1951 елда тимер атка күчә һәм пенсиягә кадәр трактор йөртә. Бабам күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев