Кырын эшкә җәза бар
Соңгы елларда Биектау районы үзәге сизелерлек үзгәрде. Ял итү парклары, скверлар барлыкка килде. Моннан берничә ай элек кенә «Импульс» яшьләр үзәге ачылды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Яшьләр үзәге янында заманча парк булдырылды. Паркта утырып ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылды, спорт мәйданчыклары барлыкка килде, балалар өчен уен зоналары җиһазландырылды. Шулай да арабызда тирә-юньдәге матурлыкның кадерен белмәүчеләр, шул матурлыкны саклау сәләтен югалтучылар, кеше хезмәтенә тиешле бәя бирмәүчеләр дә бар. Узган ял көннәрендә яшьләр үзәге янындагы паркта ваемсыз кешеләр бер эскәмияне ватканнар. Эскәмия брусчаткага нык кына беркетелгән була. Аны хәтта кул белән генә тартып алырлык та түгел. Вандаллык чире кагылган тәртипсез бәндәләр, эскәмияне урыныннан кузгатып, җиргә аударып киткәннәр. Ә аның сөялеп утырыр өчен куелган шома такталары төрле якта аунап ята.
“Иртән эшкә килү белән тирә-юньне күздән кичерә торган гадәтем бар, - ди «Импульс» яшьләр үзәге директоры Инсаф Забиров. – Паркта ватык эскәмияне күреп, шаккаттым. Мондый хәлнең булганы юк иде. Төнге сәгатьләрдә эшләнгән вандаллыкка охшаган. Чөнки көндезләрен, кичләрен биредә ял итүчеләр күп була, төнге сәгатьләрдә генә кеше булмый.”
Парктагы вандаллык очрагы административ-техник инспекция тарафыннан игътибарсыз калмады, әлбәттә. Белгечләр шул ук көнне тикшерү эшләренә кереште.
“Кулы кычыткан вәхшиләрне җаваплылыкка тартып булачак. Бүгенге көндә аларның кем икәнлекләре ачыклана. Вандаллык вакытында видеокүзәтү алып барган камералардагы язмаларны өйрәнәбез. Тәртипсез кешеләрнең кем икәнлеге билгеле булгач та аларны җавапка тартачакбыз”, - ди Биектау районының административ-техник инспекциясе җитәкчесе Геннадий Парфенов. Тәртип бозучыларга карата Красносельск авыл җирлеген төзекләндерү турындагы кагыйдәләрнең 99 нчы пункты нигезендә хөкем карары чыгарылачак. Бу пункт кагыйдәләре нигезендә җәмәгать урыннарындагы кече архитектура формаларына зыян салу катгый тыела. Тәртип бозучылар 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр административ штрафка тартыла. Архитектур формаларга балалар аркасында зыян килгән очракта, беренче чиратта, җаваплылык аларның ата-аналары өстенә төшә. Балаларның үзләрен районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә исәпкә бастырачаклар. Бусы инде теләсә нинди штрафтан да көчлерәк була һәм бала өчен гомерлек “кара тамгага” әверелә.
Әлбәттә, парктагы вандаллык очрагы видеокүзәтүдә теркәлгән. Бүгенге көндә язмаларны тикшерү, тәртипсезләрнең кем икәнлекләрен ачыклау процессы бара. Биектау районының эчке эшләр бүлегендә дә әлеге очракның нинди хокукый нәтиҗәләргә китерәчәге турында аңлаттылар. Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 7.17 маддәсе нигезендә 16 яше тулган кешегә чит милеккә зыян салган өчен 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салына. Тәртип бозучы балигъ булмаган зат икән җаваплылыкка аның әти-әнисе тартыла һәм аларга 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салына. 22.00 сәгатьтән соң урамда йөргән баланың әти-әнисенә күрсәтелгән штрафка тагын бер штраф өстәлә. Балигъ булмаган тәртип бозучы үзе комиссия тарафыннан исәпкә куела. Вандаллыкның дәрәҗәсенә карап, өч айга кадәр рәшәткә артына утыру ихтималлыгы да бар.
Биектауга кунакка килгән кешеләр аның матурлыгына, чисталыгына соклануларын яшермиләр. Эштән соң ял итәргә, дуслар белән очрашып, кич утырырга, якыннары белән җәяү йөрергә матур, уңайлы парклар булдырылды. Әмма шул матурлык эчендә милекне мәсхәрә итү кебек күңелсез күренешләр дә очрап тора. Эскәмиянең кыйммәте әлләни зур булмаска мөмкин. Әмма бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кыйммәтләр бар. Туган җирнең матурлыгын, чисталыгын, үзең яши торган җирлекнең төзеклеген, шул җирлектә яшәүче кешеләрнең культурасын, әхлагын, намусын нинди бизмәннәргә салып була икән?
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев