Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Кечкенә авылның олы тарихы

Узган җәй көнендә туган як тарихын өйрәнүче Заһит Садриев миңа шалтыратты да: «Әйдә, Байкал күленә барабыз, кайтыр юлда Зур Бөреле авылына да кагылырбыз», диде.

«Заһит, Байкал күле турындагы шаяртуың миңа бик тә ошады,  бик яхшы идея», дидем мин.  Вакыт ягы һәрвакыт чамалы булу сәбәпле, бу авыллар ягына  без кара көздә генә кузгалдык. Безгә Казаннан Олег Степанов та кушылды. Ул -  нумизмат,  борынгы акчалар белән кызыксына.

Көзге юлның хәтәр икәнлеген беләбез, югыйсә. Без юлга кузгалгач та ишеп-ишеп яңгыр ява башлады. Бу көнне без Байкал авылына барып җитә алмадык. Безнең машина ул юлда озакка батып калган булыр иде. Каты яңгырлар юлны тәмам юк иткән. Озак уйлап тормыйча, Зур Бөрелегә таба юнәлдек. 

Зур Бөреле авылы

Авыл Казансу елгасының биек ярына, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 11 км төньяк-көнчыгыштарак, Болгар чорының  истәлекле археологик корылмасы - Иске-Казан комплексыннан ерак түгел урында   урнашкан. Казан ханлыгы чорына караган Бимәр шәһәрчеге дә Зур Бөреле авылына терәлеп кенә тора.

Авылның борынгы өлешеннән Себер тракты узган. Аны “патша юлы” дип тә, “сөргенчеләр юлы” дип тә атаганнар. Бу юл Арча, Вятка Аланы, Пермь, Тубыл шәһәрләре аша уза.  Биектау районында бу юлның бик аз өлеше генә сакланып калган. Аның турында мәгълүматлар да бик сирәк очрый. 

Зур Бөреле авылына керер алдыннан без берничә таш күперне уздык. Күперләр арка формасында төзелгән. Заһит Садриев сүзләренә караганда,  бу күперләр Себер тракты юлында 1907 елда төзелгән. Ул чорда Себер тракты Казан губернасының төп юлы саналган. Авылга иң якын торган күперләрнең берсендә  «1907» дигән саннар яхшы сакланган. Авылга килеп кергәч тә күзгә иң беренче ташланган биналарның берсе - борынгы агач йорт. Аның диварында элмә такта да сакланган. Бу – мәктәп булгандыр, дип уйлап куйдым. Минем фараз дөрес булып чыкты.  Олег Степанов мәктәп янында 1980-нче елда чыккан 2 тиенлек акча тапты. Монда кайчандыр Бөреле урта мәктәбенең филиалы – башлангыч мәктәп урнашкан булган. Гаҗәп, бина бүгенгә кадәр төзек сакланган. Аны утынга да җимермәгәннәр, ватык урыннары күренми, тәрәзәләренә кадәр сакланган. Ишектә йозак эленеп тора. Башлангыч мәктәп 1974 елда ачылган булган,  2018 елга кадәр биредә балалар укыган. Зур Бөреле авылы балаларыннан тыш, биредә Байкал авылыннан да килеп укыганнар.  Тимер юлчыларның балалары да шушы мәктәпкә йөргән. Бүгенге көндә балаларны автобуста Бөреле җәнлек совхозы мәктәбенә йөртәләр. Ераграк тарихка күз салсак, 1870 елдан бу авылда Николай Семенов мәктәбе эшләгән. 1882 елда  чиркәү руханые Петр Измайлов үзенең йортында мәктәп ачкан. Ул анда 7 ел дәвамында (үзе үлгәнче) балаларга бушлай дини белем биргән.

Зур Бөреле авылына патша Иван Грозный Казанны алгач та нигез салынган.

Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Благовещенский исеме белән дә искә алына. Бөреле исеменең килеп чыгышы турында берничә юрама яши. Беренчесе – имеш, бирегә  Бирюлев фамилияле алпавыт килеп урнаша. Икенчесе  «бөер» сүзеннән килеп чыккан дигән юрамага таяна. Өченчесе «бер юл» сүзенә барып тоташа. Имеш, монголлар Идел буеннан рус җиренә таба килгәндә шул бердәнбер юлдан килгәннәр. Безнең уйлавыбызча, бу юрамалар бәхәсле булсалар да барысы да мантыйкка туры килә.

XIX гасыр уртасына кадәр авыл халкы Себер тракты буйлап халыкны күчереп йөртү белән шөгыльләнгән. 1861 елгы реформага кадәр биредәге халык алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сарык тиресе эшкәртү, тун тегү, челтәр бәйләү, олаучылык кәсепчелеге тарала. Ирләр Казанга төзелеш эшләренә йөргән. 1794 елда алпавыт акчасына Благовещенск чиркәве төзелә.  1847 елда агачтан Владимир Изге Ана иконасы чиркәве сафка баса. Төзелеш эшләрен  Петр Иванов дигән алпавыт оештырып  йөри. Чиркәү төзелеше өчен акчаны Себер тракты аша узучы мосафирлар да калдыра. Әмма агач чиркәү сакланмаган. Ул Совет чорында җимерүгә дучар ителгән.

2025 елның 6 июлендә Зур Бөреле авылында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булып китте. Ул Владимир Изге Ана иконасы чиркәве ачылу тантанасында катнашты һәм яңа чиркәүдә гыйбадәт кылды. Чиркәү шул авылда яшәүче Руслан Гәрәев башлангычы белән төзелә. Эшмәкәр каберлеккә бару өчен Казансу елгасы аша яңа күпер дә салдыра. Чиркәү территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә мемориаль такта да урнаштырылган. Зур Бөреле авылыннан 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына 73 кеше китә, шуларның яртысы туган җиренә әйләнеп кайта алмый. Бүгенге көндә Зур Бөреле авылы Чыпчык авыл җирлегенә керә.

Байкал авылы

2025 елның декабрь аенда, юлларны машина йөрерлек дәрәҗәдә  катыргач, без Байкал авылына юл тоттык.  Бу юлы нумизмат Олег Степанов безнең белән бармаска булды, чөнки иске акчаларны җир ачылгач кына эзләп була. Бу көнне без көз көне үтә алмаган 3 километр юлны җилдәй җитез җилдереп кенә уздык һәм исткиткеч матур табигатьле Байкал авылына бик тиз килеп җиттек. Авыл Казансу елгасы буена урнашкан. Байкал да бүгенге көндә Чыпчык авыл җирлеге составына керә. Урман уртасына утырган авылның сулар һавасы да чиста, хуш исле. Җәннәт почмагы, диярсең. Заһит шаяртып та куйды: шәһәрләрне авыл җирендә салырга кирәк икән, биредә су да чиста, табигать тә матур, кояш та яктырак балкый.

Байкалда нибары бер урам бар икән -  Лесная. Без һәр йорт каршына туктап тордык. Урамда ник бер кеше заты күренсен! Күп кенә йортларның капкаларына йозак эленгән, тәрәзәләре кадакланган.   Заһит бу авыл турында күбрәк хәбәрдар. Аның сүзләренә караганда,  биредә халык җәйләрен генә тора икән. Тик берничә йортта гына кеше барлыгы билгеле булды. Чит кешеләр йөргәнен шәйләп алу белән, кайберәүләр тәрәзә аша безне күзәтте.

Без кое янына гына килеп җиткәндә бер йортның капкасы ачылды. Аннан бер ханым чыгып, безгә таба килә башлады.

“Сез кемне эзлисез”, - дип сорады ул.

“Без туган як тарихын өйрәнүчеләр, сезнең авыл тарихын барлап йөрибез”, - дидем мин. Әмма ханым үзенең бу авылда күптән түгел генә яши башлавын әйтте.

Безнең кое белән кызыксынуыбызны күргәч, ханым безне кисәтеп куйды: «Бу коедан су эчәргә ярамый.  Без аны хуҗалык кирәк-яраклары өчен генә тотабыз. Монда һәр йортка скважина аша су килгән. Әмма анысы  да эчәргә яраклы су түгел».

Без яңа танышыбыз белән Рузидә апа өенә таба киттек. Танышыбыз әйтүенчә, Рузидә апа Байкал авылы тарихы турында күбрәк белә икән. Без шактый озак кына капка шакып тордык. Ниһаять, таякка таянган  хуҗа ханым күренде. Авылның иң өлкән кешесен күрү үзебезгә дә “җан” кертте.  

Рузидә Гәрәева Байкалда туып үскән, бер кыз тәрбияләп үстергән. Кызы Урманчы поселогында яши икән.

Рузидә апага  77 яшь, ул атна уртасында берүзе яши. Ә ял көннәрендә аның яныннан кызы һәм оныклары өзелми. Алар азык-төлек, дарулар, башка төр кирәк-яраклар  алып киләләр. Рузидә апа өлкән кешеләргә генә хас сабырлык белән Байкал авылының өстенлекле яклары турында сөйләп китте: “Саф һава, өйләргә газ, электр уты кергән, хәтта интернет та бар. Кыш көне юлларны чистартып торалар. Зарланырлык түгел”, - диде ул.

Байкал авылына 1928 елда нигез салына. Бирегә Биектау районының Ямаширмә авылыннан күчеп утыралар. Авылның исеме турында төгәл генә юрамалар юк. Якындагы Казансу елгасы яз көне бу авылны да чикләп үтми, кар сулары авылны басып китә. Бәлки шуңа ишарәләп, бу авылга дөньяның иң тирән һәм иң зур күле исемен биргәннәрдер.

Рузидә апа сөйләвенчә (һәрхәлдә, аның әти-әнисе сүзләренә караганда) бу авылга иң беренче булып ирле-хатынлы Әсхәт һәм  Нәсимә Акбировлар килеп утырган. Алар һәм аларның балалары күптән юк икән инде.

«Мин 36 ел почтада эшләдем, - дип дәвам итте сүзен Рузидә апа. – 67 яшемдә генә пенсиягә киттем. Яшьлегемдә колхоз эшенә йөрдем, яшелчәчелектә эшләдем, бригадир ярдәмчесе булдым. Клуб мөдире дә булырга туры килде».

Байкалда кайчандыр башлангыч мәктәп булган. Рузидә апа үзе 4-нче сыйныфны туган авылында тәмамлаган. 5-нче сыйныфка Ямаширмә авылына киткән. Авылда кибет булмаган, товар артыннан халык Зур Бөреле авылына йөргән. Татар зираты янында гына колхоз фермасы булган. Анда сыерлар, сарыклар асраганнар, куян үрчеткәннәр. Колхозның умартасы, җиләк-җимеш бакчасы булган. Ул фермалар күл буена урнашкан булган. Әмма зур һәм тирән күлләр авылда беркайчан да булмаган. 1961 елда авыл янына пионерлар лагере оештырганнар.  1995 елда ул лагерь да ябылган.

1979 елның язында Казансу елгасы авылны күмеп китә. Байкал авылы халкы йортларын калдырып, читкә китәргә мәҗбүр була. Аларны Чыпчык, Бөреле, авыллары һәм Казан каласы кабул итеп ала. Шул елларда авыл бетүгә таба бара. Бүгенге көндә  Байкалда 50 дән артык шәхси йорт бар. Аларның күбесе җәйге йорт булып тора.  10 йортта кешеләр кышлый икән. Даими яшәүчеләр саны бармак белән генә санарлык.  Җәен бакчачыларны беркем дә санамый, чөнки алар бик күп була. Рузидә апа бакчачылар турында уңай фикердә генә. Чөнки авылны нәкъ менә алар саклап калыр дигән өмет бар.

Равиль Салиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Высокогорский район культура история