Юлсыз юлдан җилдереп...
Биектау районы быел трофи-рейд «Тау трофи» республика чемпионатының йомгаклау этабын үзендә кабул итте.
Биектауның эстремаль автоузыш ярышларны оештыруда зур тәҗрибәсе бар. Алай гына да түгел, район табигате автоспортчыларның осталыгын чынлап торып сынарлык шартларга ия. Трасса катлаулы. Быелгы узышлар маршруты юлсыз, чокыр-чакырлы баткак каршылыклар белән тулы урманда оештырылды. Йөрәгендә ярыш дәрте дөрләгән, зур тизлек белән авыр сынауларны үтәргә яратучы машина йөртүчеләр трофи-рейд узышларын күптән инде үз итеп өлгерде. Ял көне булуга да карамастан ярышлар бик күп спортчыларны үзенә җәлеп итте.
“Әлеге бәйгедә катнашучыларның барысы да тәҗрибәле автоспортчылар, - ди ярышларның җитәкчесе Дмитрий Большаков. - «Тау трофи» республика чемпионатының йомгаклау этабына күрше-тирә өлкәләрдән һәм республикалардан килгән спортчылар катнаша. Алар арасында Ульяновск һәм Киров өлкәсе, Мари һәм Татарстан республикалары узышчылары бар. Бу төбәкләр үзләре дә ел саен эстремаль автоузыш ярышларын оештыралар”.
Андрей Варламов мондый ярышларда машинасының ныклыгын гына түгел, үзенең ихтыяр көчен дә сыный. Мондый спорт төре белән ул 19 ел шөгыльләнә икән. Ул дистәләгән ярышларда катнашкан, һәр ярыштан соң башка катнашмам инде дигән фикер белән китсә дә ярыш азарты аны кабат дәшеп китерә. Чөнки трассада чын мәгънәсендә көрәш бара: каршылыклы юл, техника, табигать – барысы да сине сыный. “Экстремаль ярышлар синең көчеңне “сыгып” бетерә, ихтыяр көчеңне сындырырга маташа. Башка беркайчан да катнашмаячакмын дигән фикерләр дә килгәли уйга. Иң элек машинаны пычрактан читартып, ялтыратып юып куясың. Ул вакытта үзең дә бераз ял иткән буласың. Йөрәктә кабат ярыш дәрте дөрли башлый. Кабат табигать белән көрәшкә чыгасы килә”, - ди Андрей Варламов.
Районыбызда ярышларны ештыру дәрәҗәсе бик югары. Катнашучылар әйтүенә караганда, монда килгән саен алар матур урыннарга сокланып кайтып китә. Бу юлы да автоузышчыларны табигатьнең иң хозур урыннары каршы алды. Узышларда катнашырга барлыгы 49 экипаж теләк белдергән. Алар өчен Биектау районы урманы чын мәгънәсендә полигонга әверелде. Ярышларга килгән барлык спортчыларда да җиңү максаты. Алар барысы да яхшы әзерлек белән килгән. Бәйге мизгелләрен тамаша кылырга килүчеләр дә шактый иде. Мондый узышларның җанатарлары үзенчәлекле: машина көпчәгеннән чәчрәгән пычрак та куркытмый аларны, дәртләнә-дәтләнә автоузышчыларга көч биреп торалар.
УАЗ, УАЗ "буханка", Нива, ВАЗ-2121 – нинди генә машиналар юк биредә. Алар барысы да ярыш маршрутларында сыналды. Маршрутта сазлы, баткаклы, чокыр-чакрылы, түмгәкле урыннар булу ярышның төп шарты булып тора. Трассага чыккан һәр шофер үз тарихын үзе тудыра. Кемдер маршруттан җиңел генә үткән кебек, кемдер сак кына, әмма куелган максатка сабырлык белән ирешә, кемдер юл уртасында туктап калырга мәҗбүр була. Трассаның һәр карыш җирендә сине яңадан-яңа проблемалы участоклар көтеп тора. Катнашучылар фикеренчә, мондый ярышлар кыен хәлдән чыгу юлларын табарга өнди, характерны ныгыта, үҗәтлек тәрбияли, алда юл юк икәнлеген белә торып та кыенлыклар алдында туктап калмаска өйрәтә.
Гузәл Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев