Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Инвалидларны ышаныч һәм өмет яшәтә

1993 елдан декарь ае инвалидлар декадасы белән башланып китә. Ул вакытта 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителгән иде.

Әлеге дата белән бәйле рәвештә, декабрьның тәүге ункөнлеген Россия күләмендә инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Инвалидлар ункөнлегенең максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту, аларга һәр яктан ярдәм итү,  инвалидларның социаль һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуын  тәэмин итүдән гыйбарәт. Гадәттәгечә, халыкара инвалидлар декадасы алдыннан “Биектау хәбәрләре” газетасы  укучыларны районда яшәүче инвалидларның тормыш-көнкүреше, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында язмалар урнаштыра.

Бүген без газета укучыларны күп балалы Шәйхетдиновлар гаиләсе белән таныштырырга булдык. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнә. Алар дус, тату булып үсәләр, бер-берсенә карата мәрхәмәтле, игелекле булып тәрбияләнәләр. Өлкәнрәкләре энеләренә карата аеруча игътибарлы. Чөнки энеләре  үзенчәлекле балалар – инвалидлар.

“Безнең  Равиль вакытыннан алда туды, -  дип башлады сүзен әниләре Светлана Шәйхетдинова. – 34 атна дигәндә дөньяга килде. Ә инде аңа 11 ай дигәндә табиблар балада “церебраль паралич” дигән диагноз куйдылар. Без бу диагноз белән озак кына килешә алмый яшәдек, шок хәлендә булдык. Рухи яктан бик авыр булды безгә. Ирем белән икебез дә  бала терелер, йөри башлар дигән уй белән яшәргә тырыштык. Соңгы көнгә кадәр өмет иттек.  Әмма могҗиза булмады. Бала үссә дә, аның мускуллары үсмәде. Шул көннән башлап безнең тормыш тамырдан үзгәреш кичерә башлады”.

Кечкенә Равиль шифаханәләрдә, тернәкләнү үзәкләрендә бертуктаусыз дәвалану курслары ала. Алар еш кына Мәскәүдә ботулинотерапия курслары узалар.

“Балага массаж ясап торабыз. Табиблар баланың аякларын киеренкелектән йомшарту өчен арка миенә операция ясарга тәкъдим итәләр. Энә белән дәвалау курсларына да йөрибез. Барлык процедуралар да түләүле. Безнең бер яктагы оча сөяге урыныннан кузгалып бара. Ризотомия дигән процедура проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирер иде дигән өмет бар. Бу вакытта инде операция кирәк тә булмаячак”, - ди Светлана Шәйхетдинова.

Равиль Мәскәүгә әнисе һәм кечкенә энесе Миран белән бара. Энесенә 3 яшь. Аңа да белгечләр ярдәме кирәк. Чөнки Миранга «алалия» дигән диагноз куйганнар. Ул сөйләшә алмый.  

“Минем олы балалар яшь ярымлык вакытта ук сүзләр әйтергә тырышалар иде. 2 яшьтә алар «әти, әни» сүзен әйттеләр. Ә Миран авазлар чыгармады. Ике яшь булганда аңа «алалия» дигән диагноз куйдылар”, - ди  Светлана Шәйхетдинова.

Даими күнегүләр нәтиҗәсендә Миран азмы-күпме авазлар әйтә башлаган. Әмма аңа, үз яшьтәшләрен куып җитәр өчен, логопед, дефектолог һәм  нейропсихолог кебек белгечләрнең ярдәме кирәк. Әти-әнисе Миранны сәламәт балалар укый торган мәктәпкә бирәселәре килә. Авырлыкларга да карамастан, балаларның әти-әниләре якты, позитив, киң күңелле кешеләр. Балаларының диагнозы алар өчен хөкем карары түгел, алар тормышка ышаныч белән карыйлар.

Гүзәл Газизуллина, Фәнил Мөхәрләмов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев