Язгы ташу һәркемнән уяулык сорый
Кыш буе кар күплектән, юлдагы кар көртләреннән зарландык. Ничек зарланмыйсың инде: быелгы кыш гасырның иң карлы кышлар өчлегенә кергән. Урыны-урыны белән кар 1,5 метрдан да артып китте. Инде хәзер язны да борчылып каршы алабыз.
Биек тауларны хәтерләтеп өелгән кар ничек эреп бетәр дип аптыраган идек, Такташ әйткәнчә, бүген инде “март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый”. Җылы, кояшлы көннәр үзенекен итә, йомшак карны бик тиз эретә, юлларда гөрләвекләр ага. Кар күп булган еллар елга-күл буйларында яшәүчеләрне пошаманга сала. Су басу куркынычы барлыкка килә. Биектау районында хәлләр ничегрәк булыр икән, су басу куркынычы янамыймы?
Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре район торак пунктларында су басуга каршы профилактик рейдлар уздыралар. Соңгы рейдларның берсе гидротехник корылмаларның, кар суын үткәрү торбаларының төзекләген тикшерүгә багышланган иде. Рейд барышында җиде авыл җирлеге тикшерелде. Бу чорда инде су торбалары кардан, боздан арчылган булырга тиеш. Торба эченә җыелган чүп-чар да аның су үткәрү мөмкинлеген киметә. Торбаларның чисталыгы язгы ташу вакытында торак пунктның иминлеген тәэмин итә. Рус телендә «нам труба» дигән әйтем бар. Торбалар тыгылган булып, алардан су үтмичә урамнарны, йортларны су баса икән «всем труба» була инде. Хәтта яртылаш тыгылган торба да шул җирлектә яшәүчеләр һәм аларның милке өчен хөкем карары чыгара.
“Биектау районының М7 «Волга» автомагистрале буена урнашкан авылларның берсендә булдык. Күренеп тора, биредә су торбалары, каналлар чистартылган. Федераль юл аркылы узарга тиешле су үз юлы белән агар дигән өмет бар. Торба чистартылмаган яки тыгылган җирлектә, сулыклар зур суны кабул итәргә әзер булмаган очракта, әлбәттә, су басу күзәтелергә мөмкин. Һава температурасы артык җылынып китсә кар суы да артып китә һәм үзенә юл эзли башлый. Тыгылган торба мондый ташкынга каршы тора алмый”, - диде 113-нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Раиль Шәймәрданов.
Казансу елгасы буена һәм федераль автомобиль трассасы янына урнашкан авыллар аерым исәптә тора. Кече Бөреле авылы шундыйлардан. Биредә кар суы автомобиль юлына зыян салырга мөмкин. Мондый очрак үз чиратында юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.
“Без бүген Зур Бөреле авылының да зур суга әзерлеген тикшердек. Биредә су торбалары кардан, боздан, чүп-чардан чистартылган, су юлында бөкеләр юк. Әмма бер мөһим кимчелек бар – торбаларның диаметры кечерәк, ул зур суны үткәрә алмаска мөмкин”, - дип аңлатты Раиль Шәймәрданов.
Язгы ташу вакыты ул – ел саен кабатлана торган табигать күренеше. Аның җимергеч көче дә төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә вәзгыять өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, коммуналь предприятие вәкилләре, идарә компаниеләре һәм торак пункт җитәкчеләре генә түгел, шул җирлектә яшәүчеләр үзләре дә җаваплы. Иң беренче чиратта шәхси йортларда яшәүчеләр үзләре дә саклану чараларын күрергә, игътибарлы булырга тиеш. Тулаем Биектау районына килгәндә, язгы ташуга әзерлек эшләре алдан расланган план буенча алып барыла. Күзәтү эшләре һәм профилактик чаралар кыш айларында ук башланды. Су басу куркынычы янаган җирлекләргә рейдлар оештырылды, күп су чорын имин генә үткәреп җибәрү буенча чаралар билгеләнде.
Гүзәл Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев