Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Яу кырында аягын югалта, әмма ихтыяр көчен югалтмый

Кайвакыт язмыш кешегә бик зур сынаулар әзерләп куя. Бик куркыныч югалтуларга юлыктыра. Язмыш сынауларын җиңеп, үзендә ихтыяр көчен туплап, Кеше булып кала алган шәхесләр бар. Алар безнең янәшәбездә генә яши. Бүгенге язмабыз якташыбыз Әнвәр Мөхәмәтҗанов турында.

Махсус хәрби операция ветераны якташыбыз  Әнвәр Мөхәмәтҗанов июль ахырында Воронеж шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында өченче урынны яулады. Ярышлар спортның ишкәк ишү төре буенча таяну-хәрәкәтләнү аппаратында тайпылышлар булган спортчылар арасында барды. Мондый дәрәҗәле ярышларда катнашып, призлы урынга ирешкәнче Әнвәр Мөхәмәтҗановка бик күп авырлыклар кичерергә туры килә.  

2022 елның мартында, төгәлрәге,  махсус хәрби операция башланганда, хәрби хезмәткәр Әнвәр Мөхәмәтҗанов «Россгвардия» составында хезмәт иткән була.  Шул ук март аенда  ул  үзенең подразделениесе составында хәрби операция зонасына җибәрелә. Ул вакытта егет сапёрлар подразделениясе командиры булып хезмәт итә. 2023 ел башындагы хәрби бәрелеш вакытында үзенең сугышчан дусларын коткарганда авыр яралана. Аның аягы минага эләгә.  Табиблар бер аягын саклап кала алмыйлар.

“Без миналы кырга кергәндә салкыннар башланган иде инде, – ди Әнвәр Мөхәмәтҗанов. – Җир дә шактый гына катып өлгергән иде. Нәкъ менә шундый  чор  саперлар өчен иң катлаулы һәм эшләргә иң уңайсыз вакыт. Кырдан чыкканда кергән эзләргә генә басарга тырыштым, югыйсә, эз эзгә туры килә иде. Әмма чыкканда җир аз гына эрегән иде инде. Кайбер эзләр юкка чыгарга өлгергән. Шунда мин минага эләктем. Шартлаудан соң үземә үзем ничек булдыра алдым, шулай беренче ярдәм күрсәттем”. Әнвәр Мөхәмәтҗановның сәламәтлеге яу кырына яңадан әйләнеп кайтырлык булмый. Берничә операция кичергәннән соң озак вакыт тернәкләнү уза. Әмма егет төшенкелеккә бирелми, авыр сынаулардан соң да җиңүгә юл таба -  спорт белән шөгыльләнергә ниятли. Спортның ишкәк белән ишү төрен сайлый. Воронежда узасы ярышларга кадәр ике ай тирәсе туктаусыз күнегүләр ясый. “Өйдә утыру туйдырды, - ди Әнвәр. – Спорт ихтыяр көчен арттыра, тәртипкә өйрәтә, тормышыңны бер системага сала. «Ватан сакчылары» фондында минем үз координаторым бар. Аның белән киңәшләшкәннән соң ул миңа берничә вариант тәкъдим итте. Мин спортның ишкәк белән ишү  һәм мылтыктан ату төрләрен  сайладым”. Якташыбыз  Әнвәр Мөхәмәтҗанов хәрби операция ветераннары катнашында уза торган ярышларда беренче тапкыр катнаша. Воронежда узган Бөтенроссия ярышларыннан өченче урынны алып кайта. Ишкәк белән ишү  категориясендә Россиянең төрле төбәкләреннән 30 дан артык ветеран-спортчы катнашкан. Әнвәр 200 һәм  500 метр араны ишеп барырга тиеш булган.

“ 200 метр дистанциядә  дүртенче нәтиҗә күрсәттем. Ә 500 метр арада ярышканда өченче булып килеп җиттем. Кызганыч, мин озак кына әзерләнгән көймә төре ярышларда юк иде. Миңа башка төр көймәдә ярышырга туры килде” – ди Әнвәр Мөхәмәтҗанов.

Якташыбыз спорт карьерасы белән генә канәгатьләнеп калмыйча, «Геройлар заманы» Бөтенроссия проектында да катнашырга өлгерә һәм «Хөкүмәт органнарында нәтиҗәле идарә итү» дигән мәгариф программасын уңышлы тәмамлый. Агымдагы елда Әнвәр Мөхәмәтҗанов, «Батырлар. Татарстан Геройлары» проектында катнашып, барлык турларны да уңышлы уза һәм 45 катнашучы белән бергә финалга чыга.  Бу проект буенча Әнвәрнең остазы  итеп Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе башлыгы   Әсгать Сәфәров билгеләнә.  

Бүгенге көндә герой якташыбыз 26 - 30 август көннәрендә Мәскәүдә узачак  «Дуслык уеннары» халыкара ярышларына әзерләнә.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев