Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Яшьлек импульсы

Бүгенге көндә яшьләргә үсеш мөмкинлекләре тудыру — илебез сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Биектау районында да, күп төрле программалар: түгәрәкләр, грантлар, конкурслар һәм башка проектлар даими рәвештә тормышка ашырыла.

Узган елның август аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачуда катнашты. Бу — җылы очрашулар, үз потенциалыңны ачу һәм яраткан шөгыльләр белән мәшгуль булу мәйданы.

 

Бу җырның көе камил үк булмаса да, әмма ул чын күңелдән яңгырый. Иҗатка гашыйк җаннар —мондагы мохитнең күркәм нәтиҗәсе. Күрәсең, «Импульс» яшьләр үзәгендәге җылылык һәркемгә үз потенциалын ачарга ярдәм итә. Гаҗәпләнәсе дә юк, ул бит махсус шуның өчен булдырылды.   Биредә Биектау яшьләре буш вакытынларын файдалы үткәрә һәм үзләренә кызыклы шөгыль таба алсын өчен.

 

— Без балалар белән «Импульс»ка еш киләбез, монда безгә бик ошый. Иҗади мастер-класслар үткәрәбез, уеннар уйныйбыз. Бирегә хәтта сыйныфлары белән дә киләләр, — дип сөйли Эльвира Гыймадиева.

 

Гадәттә, яшьләр үзәгенә 16 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр йөри, дип санала. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, бу шартлы чикләүләр генә. Монда яшькә карамыйлар: олылар да, яшьрәкләр дә үзенә урын таба ала. Иң мөһиме — күңелең яшь булсын!

 

«Импульс» яшьләр үзәге үз ишекләрен узган елның августында ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. 365 көн кысаларында  «Импульс»та нинди вакыйгалар булган , беренче үрләр яуланганмы? Безнең максат шуны ачыклау иде.

 

Биредә иҗат түгәрәкләре генә түгел, заманча мөмкинлекләр дә җитәрлек. Биектау районындагы беренче коворкинг-мәйданчык — читтән торып эшләүчеләр өчен чын табыш ул. Монда тыныч мохиттә, иң мөһиме — бөтенләй бушлай эшләргә мөмкинлек бар. Иҗат сөючеләр өчен чүлмәкче остаханәсе эшли, анда даими рәвештә кызыклы мастер-класслар оештырыла. Шулай ук «Импульс» киноманнарны яраткан фильмнарын карарга чакыра, ә өстәл уеннарын үз итүчеләр монда һәрчак фикердәшләрен таба. Ай саен үзәк аша уртача 500дән артык кеше уза.

 

Күптән түгел «импульсчылар» үзләренең брендлы киемнәрен — мерчларын да чыгарган. Хәзер без дә модадан артта калмыйбыз. Рәхмәт сиңа, «Импульс»!

 

Гомумән алганда, үзәк актив үсә, әмма алда яңа үрләр, яңа бурычлар да бар.


 — Төп максатыбыз — яшьләрне бирегә күбрәк җәлеп итү, эшчәнлегебезне киңәйтү. Халык безнең турыда күбрәк белсен, килсен, кызыксынсын, район тормышында актив катнашсын иде. Бәлки, кайберәүләр әлегә керергә оялаладыр, ә өлкәннәр, киресенчә, яныбыздан узганда кызыксынып кереп, монда ниләр булганын белергә телиләр, — дип сөйли «Импульс» яшьләр үзәге җитәкчесе Инсаф Зәбиров.

«Импульс» үзе яшь булса да, амбицияләре зурдан. Якын киләчәктә алар үз фиджитал-мәйданчыкларын оештыру хакында хыяллана. «Зур корабка — зур сәяхәт» дигәндәй, үзәк хезмәткәрләре грант проекты өстендә эшли.


 — Грант проекты кысаларында «Импульс» базасында фиджитал-турнирлар үткәрү өчен махсус үзәк ачарга телибез. Бу максаттан яңа уен консольләре сатып алу планлаштырыла. Әлеге юнәлешне нәкъ менә безнең үзәктә үстерергә телибез, — дип ассызыклады Инсаф Зәбиров.

Бу эшчәнлек «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә алып барыла. Аның нигезендә үзәктә төрле программалар, түгәрәкләр, грантлар һәм конкурслар тормышка ашырыла. Барысы да «Импульс» Биектау районы яшьләрен берләштерүче төп үзәккә әверелсен өчен эшләнә.

 

Гүзәл Газизуллина, Фәнил Мөхәрләмов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев