«Битаман» язгы кыр эшләренә әзер
Бусагада язның беренче ае. Район игенчеләре басуга чыгарга әзерме, дигән сорауны бирер вакыт җитте. Биектау районында язгы чәчү эшләрен уздыру буенча беренче семинар «Битаман» хуҗалыгында узды.
Анда районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, баш инженерлар, агрономнар, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгечләре катнашты. Семинар үзенең эшен хуҗалыкның машина-трактор паркында башлап җибәрде. Биредә чәчү эшендә катнаша торган тракторлар, тагылма инвентарьлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары әзерлек сызыгына куелган.
“Без бүген «Битаман» хуҗалыгы территориясен җентекләп карап чыгачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Сабиров. – Техниканың торышы, ремонт эшләренең барышы белән танышачакбыз”.
Хәзерге вакытта «Битаман»да техниканы «техосмотрга» әзерлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Шәүкәт Вахитов сүзләренә караганда, техниканың әзерлеге йөз процент. (Тулаем район буенча алганда бу сан бүгенге көндә 90% тәшкил итә). Аннан кала орлыкларны тикшерәләр, сатып алган орлыкларны кайтарталар, ашлама мәсьәләсен хәл итәләр — биредә гөр килеп чәчүгә чыгарга әзерлек бара. Бу хуҗалыкта язгы чәчүдә һәм урып-җыюда катнаша торган авыл хуҗалыгы техникасы даими яңартылып тора. Быел гына да яңа ашлама чәчә торган техника һәм йөк машинасы алганнар. Терлек азыгы әзерли һәм эшкәртә торган техника паркын да яңартырга ниятләп торалар. Биредә көзге эшләр тәмамлануга ук киләсе ел уңышына хәзерлекләр башлана, яңа елны көтмиләр, эшли торалар. Шунсыз булмый, чөнки хуҗалыкның техникасы, җайланмалары бик күп
Семинарда катнашучылар техниканы кыр эшләренә дөрес әзерләү процессы, чәчүлек орлыкларны саклау һәм аларны чәчүгә әзерләү алымнары белән таныштылар. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Биектау районы бүлеге башлыгы Лариса Смирнова көздән чәчелгән культураларның кар астында ничек кышлавы турында сөйләде: “Көзге уҗым үзен яхшы хис итә, – диде ул. – Аларның яшәү сәләте 99,1% тәшкил итә. Бу – нормага туры килә. Хәзерге вакытта көзге культуралардагы шикәр күләме 12–13 процентны тәшкил итә. Бу – яхшы күрсәткеч. Көзге культуралар бик яхшы кышлаган, алар боз элпәсе белән капланмаган”.
Кар мул булган кыш артык мәшәкатьләр тудырмаса да, агрономнар язның кинәт килүеннән, аннан соң көннәрнең бик суытып җибәрүеннән курка. Яз акрынлап килеп, басуларда кар суларын тупларга мөмкинлек бирсә, чәчүлекләргә бик уңай тәэсир итәчәк. Игенчеләр моның шулай булуын өметләр багълап көтә. Үсемлекләрнең иммунитеты югары һәм алар вегетация чорына әзер. Әгәр һава торышы тотрыклы торса, ә яз артык тиз килмәсә, чәчү белән авырлыклар булырга тиеш түгел, диләр белгечләр. Көзге культураларга күзәтү һава температурасы плюс ягына чыккач кабат үткәреләчәк.
Авыл хуҗалыгы техникасы һәм орлыклар склады белән танышканнан соң чарада катнашучылар семинарның киңәшмә өлешенә җыелдылар. Анда да техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, чәчүлек орлыкларның сыйфаты турында сүз барды. Мондый семинарларда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылган башка мәсьәләләр дә күтәрелә. Мәсәлән, терлекләрнең ничек кышлавы. Кышкы айлар – терлекләрне кышлатуның иң җаваплы чоры. Сыерлар кышын аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Җыелышта катнашучылар бу җитди теманы да читләтеп үтмәде. Семинарда механизаторларга иминлек кагыйдәләрен катгый үтәүнең мөһимлеге дә искәртелде. Белгечләр әйтеп узганча, хәзер катлаулы, зур техника заманы. Шуңа күрә механизаторлардан аеруча игътибарлы булулары сорала.
Авылда эшче куллар җитмәү проблемасы һәр семинарда күтәрелә. Модернизация һәм яңа технологияләр кертү авылда кадрлар кытлыгын булдырмаска ярдәм итсә дә, авыл хуҗалыгы кадрларының җитмәве иң зур проблемаларның берсе булып кала.
“Без кадрларга кытлык кичермибез, - дип билгеләп үтте «Битаман» хуҗалыгы директоры Шәүкәт Вахитов. – Авыл хуҗалыгы кадрларына без зур ихтирам белән карыйбыз. Хезмәт хакына, яшәү шартларына зарланучылар юк. Барысына да сәламәтлек бирсен Аллаһы Тәгалә”.
«Битаман» хуҗалыгына кадрлар янәшә-тирә авыллардан да киләләр. Димәк, биредә эшләү шартлары яхшы, кадрларны җәлеп итә торган. Тәртип, система булган җирдә эшләр дә җайлы гына бара. «Битаман» һәр эшкә системалы карашы белән башка хуҗалыклардан аерылып тора.
Районда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсенә килгәндә, барлык хуҗалыклар да 15 мартка техниканы ремонтлау эшләрен төгәлләргә тиеш. Ә инде 23 - 27 март көннәрендә районга составына республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре кергән комиссия килүе көтелә. Комиссия техниканың әзерлеген җентекләп тикшерәчәк.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев