Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Спорт тырышларны ярата

Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Физик кү-негүләр сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә булыша. Безгә спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Бүген бу мөмкинлекләр бик зур әһәмияткә ия, чөнки республикабыз спорт буенча зур уңышларга иреште. Бездә Универсиада узды бит. Безнең мәктәп янында спорт мәйданчыгы бар,...

Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Физик кү-негүләр сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә булыша.

Безгә спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Бүген бу мөмкинлекләр бик зур әһәмияткә ия, чөнки республикабыз спорт буенча зур уңышларга иреште. Бездә Универсиада узды бит.

Безнең мәктәп янында спорт мәйданчыгы бар, аны кыш көне хоккей мәйданчыгына, шугалакка әверелдерәбез. Шугалагыбызны ясауда мәктәп директорыбыз Марат Радик улы Камалов, физкультура укытучыбыз Ринат Нурулла улы Минуллин, тарих укытучыбыз Айрат Булат улы Закиров, мәктәп хезмәткәребез Гайнетдинов Айрат Госман улы, әтиләребез, авыл яшьләре үзләреннән зур өлеш керттеләр. Без, укучылар да, бу эштә катнаштык. Шундый шома, зур шугалагыбыз булуына без бик тә куанабыз. Мондый шугалагыбыз барлыкка килү быелгы Кышкы Олимпиада елына туры килүе бигрәк тә шатландыра. Без Олимпия уеннарын күзәтеп барачакбыз, беренче чиратта Россиянең хоккей командасына уңышлар телибез.

Һәр көнне дәресләрдән соң хоккей мәйданчыгына ашыгабыз. Дәрес әзерләргә дә, шугалакта йөрергә дә вакыт табабыз.

Шугалакны без генә түгел, күп малайлар, кызлар үз иттеләр. Аннан аерылып та булмый кебек. Һәркем спортның теләгән төре белән шөгыльләнә ала. Конькида йөри белү дә, хоккей да, спортның башка төрләре кебек, безне физик яктан ныгыта, сулыш алуны яхшырта, рухи яктан тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра.

Нияз һәм Азат Хәкимҗановлар, Суыксу урта мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев