Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Коркачыкта авыл көне

Иртәгә Иске-Казан авыл җирлегендә Коркачык көне узачак. Кунакларны авыл мәдәният йортында башланачак зур программа көтә. Анда район халкының күңеленә хуш килгән курчак театры, авыл артистлары чыгыш ясаячак. Аннары яңартылган мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасын карау оештырылачак. Закировлар хуҗалыгына һәм сандык ясау цехына бару да планлаштырылган. Авыл көненә барлык авыл җирлекләрендәге...

Иртәгә Иске-Казан авыл җирлегендә Коркачык көне узачак. Кунакларны авыл мәдәният йортында башланачак зур программа көтә.

Анда район халкының күңеленә хуш килгән курчак театры, авыл артистлары чыгыш ясаячак. Аннары яңартылган мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасын карау оештырылачак. Закировлар хуҗалыгына һәм сандык ясау цехына бару да планлаштырылган.

Авыл көненә барлык авыл җирлекләрендәге хезмәттәшләр, район оешмалары җитәкчеләре, Коркачык һәм Иске-Казан авыл җирлегенең башка авылларында туып-үскән кешеләр, төрле эш-гамәлләрдә туган якларына булышып торучы иганәчеләр чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев