Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Киләчәк авыл хуҗалыгына бәйле

Авыл хуҗалыгы алга киткән авыл җирлекләренең генә киләчәге бар. Менә шундый фикергә килеп таралыштылар 9 апрельдә Пермяки җирлегендә узган җыенда катнашучылар. Җыенга үзләрен борчыган сорауларга җавап алырга теләгән күп кенә авыл кешеләре килгән иде. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәй-руллина, авыл җирлекләре белән эшләү буенча район...

Авыл хуҗалыгы алга киткән авыл җирлекләренең генә киләчәге бар. Менә шундый фикергә килеп таралыштылар 9 апрельдә Пермяки җирлегендә узган җыенда катнашучылар.

Җыенга үзләрен борчыган сорауларга җавап алырга теләгән күп кенә авыл кешеләре килгән иде. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәй-руллина, авыл җирлекләре белән эшләү буенча район башлыгы ярдәмчесе Тәбрис Галәветдинов, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, район хезмәтләре вәкилләре, банк хезмәткәрләре килгән иде.

Раушан Нур кызы иң башта барлык авыл халкына бүгенге вәзгыять, район буенча үткәрелгән җыеннарның максат-бурычларын аңлатып узды. Шулай ук район башлыгы урынбасары соңгы елларда ирешелгән уңышларга тукталды. Аның сүз-ләренә караганда, ничә еллардан бирле торгынлыкта яшәгән Биектауга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа сулыш өрде. Аның белән җыенда катнашкан һәркем дә килеште.

Алга таба җыенда район башлыгы ярдәмчесе Тәбрис Галәветдинов, сөйләгән сүзләрен дәлилләп, Биектау районы турында фильм күрсәтте. Иң башта район үзәгендә барган уңай үзгәрешләр күзәтелсә, алга таба авыл җирлекләренең ямен бозып торучы кар астында калган техника, җимерек йортлар күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез: авыл җирлекләренең социаль торышы буенча административ комиссия рейдлар уздыра. Максаты - районыбыз авыл җирлекләре урамнарының бүген нинди хәлдә булуын, төзеклеген, чисталыгын тикшерү.

Пермякида узган җыенда Тәбрис Галәветдинов юлда комачаулык тудырган техника хуҗаларына штрафлар турында да ассызыклап узды.

Һәр авыл җирлегендә дә мөһим сораулар булып торган ут, су мәсьәләсе дә читтә калмады. Район җитәкчелеге белән очрашуга килгән һәркемне дә юлсызлык аеруча борчый.

Гаилә фермалары, терлекче-лекне үстерүгә дәүләт тарафыннан бирелә торган кредитлар турында да чыгышлар ясалды. Аларның халык өчен уңай һәм файдалы яклары билгеләп үтелде.

- Әгәр авылда гаилә фермалары, нык шәхси хуҗалыклар булса, юллар да төзелә, башка мәсьәләләр дә тизрәк һәм җиңелрәк хәл ителә. Бу дөньяда бар нәрсә дә үзара бәйләнгән, - диде Тәбрис Галәветдинов.

Пермяки авыл җирлегендә бүген тормыш үзе куйган проблемаларны хәл итү буенча активрак эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев