Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

БУШ КУЛ БЕЛӘН КИЛМӘДЕЛӘР

Безнең Ямаширмә мәдәният йорты районда зур мәдәният йортларыннан санала. Шулай булса да, соңгы елларда мәдәният йортында спорт инвентарьлары, музыкаль аппаратуралар, концертлар өчен костюмнар алу бик нык авырайды. Авылда яшьләр күп. Алар үзләренең буш вакытларын мәгънәле һәм кызыклы итеп үткәрәселәре килә. Шуңа да авылда үткәрелгән бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. Аларны мәдәният...

Безнең Ямаширмә мәдәният йорты районда зур мәдәният йортларыннан санала.
Шулай булса да, соңгы елларда мәдәният йортында спорт инвентарьлары, музыкаль аппаратуралар, концертлар өчен костюмнар алу бик нык авырайды. Авылда яшьләр күп. Алар үзләренең буш вакытларын мәгънәле һәм кызыклы итеп үткәрәселәре килә. Шуңа да авылда үткәрелгән бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. Аларны мәдәният йортына тарту өчен күп кенә төрледән-төрле кызыксындыру чаралары оештырабыз.
Август ахырында Ямаширмә авылы көнен үткәрдек. Яшьләр генә түгел, хәтта өлкән буын үзешчән артистларыбыз да бу чарадан читтә калмады. Кунаклар да күп килде. Алар арасында "Бердәм Россия" партиясеннән дә вәкилләр бар иде. Кунаклар район җитәкчеләре белән берлектә авылның күп кенә матур урыннарында, фермер хуҗалыкларында булдылар, соңыннан Ямаширмә үзешчәннәре чыгышын карадылар. Безнең өчен иң шатлыклысы - "Бердәм Россия"дән килгән кунакларның мәдәният йортына бильярд өстәле бүләк итүе. Хәзер көн саен яшьләр генә түгел, эштән кайткач, бильярд уйнау өчен авылның ир-егетләре дә килеп, күңелле генә ял итәләр. Авыл яшьләре һәм мәдәният хезмәт-кәрләре исеменнән ярдәм күрсәткәннәре өчен "Бердәм Россия" партиясеннән Лиана Тәлгать кызы Гатинага зур рәхмәт әйтәбез. Эшләрендә уңышлар, ныклы сәла-мәтлек телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев