Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Бөтенесен үзебез эшләргә тиеш

Узган елга йомгак ясауга багышланган авыл җыеннары бер үк вакытта сайлау алды җыелышларына да әверелә. Илдәге мөһим сәяси вакыйгага нибары бер атна калып бара. Биектау авылы гражданнарының 3 нче мәктәптә уздырылган җыенында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова һәм...

Узган елга йомгак ясауга багышланган авыл җыеннары бер үк вакытта сайлау алды җыелышларына да әверелә. Илдәге мөһим сәяси вакыйгага нибары бер атна калып бара.

Биектау авылы гражданнарының 3 нче мәктәптә уздырылган җыенында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты. 9775 кеше яши торган иң зур авыл кешеләре җыелышка бик күп килде, дип әйтә алмыйм, килүчеләр, мөгаен, Биектауның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы ниндидер яңалык ишетүне өмет итүчеләр булгандыр. Һәм, әлбәттә, өченче мәктәп укытучылары бар иде.

Гадәттәгечә отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов чыгыш ясады. Биектау - актив үсүче авыл. Аның территориясендә узган ел гомуми мәйданы 19 мең квадрат метр булган 6 күп катлы йорт һәм мәйданы 11 мең квадрат метр тирәсе тәшкил иткән 82 аерым торак йорт файдалануга тапшырылган. 2011 нче елда халыкның табигый үсеше күзәтелгән: 114 бала дөньяга аваз салган, 91 кеше гүр иясе булган. Биредә 7 сугышта катнашучы, 114 тыл хезмәтчәне, 2308 пенсионер яши.

- Безнең җирлек территориясендә 1080 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларның 140 ында мал-туар, шул исәптән 120 баш мөгезле эре терлек асрала. Халык, гомумән алганда, 19 миллион сумлык 66 кредит алды, ә узган ел 8 миллион сумлык 19 кредит алынды, - дип билгеләп үтте Геннадий Тимофеевич.

Ул бюджет үтәлешенә, авылларны төзекләндерүгә кагылышлы эш-ләр, Совет утырышлары, клублар һәм китапханәләр, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең ничек эшләве турында сөйләде.

Җыелышта "Вавилон-Жилсервис" ширкәте директоры Тәлгать Хәйруллин, полициянең участок вәкиле Әнвәр Арсланов чыгыш ясады.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин игътибарны уңышлы хәл ителгән һәм иң борчыган мәсьәләләргә юнәлтте. Сугышта катнашучыларны һәм солдат толларын уңайлы квартиралар белән тәэмин итү зур казаныш булып тора. Универсаль спорт залы уңышлы эшләп килә. "Бәләкәч" балалар бакчасы төзелде. Мәктәпләр ремонтланды һәм бу эш быел да дәвам итәчәк. Район үзәгендә мәдәният йорты тәртипкә китерелде, Каменкада юл үткәргеч күпер төзелде, Җиңү Паркы һәм Боз сарае төзелә. Төзекләндерү, урамнарны һәм ишегалларын кардан, боздан арындыру четерекле мәсьәләләр булып тора. Ни кызганыч, районда әлеге тармакның матди-техник базасы бик йомшак. Р.Кәлимуллин тиешенчә эшләү өчен һәр авыл җирлегендә дә кар чистарту техникасы һәм "КамАЗ" булырга тиеш, аларны булдыру өчен халыкның үзен дә җәлеп итәргә кирәк, мондый уңай мисаллар бар, әмма алар, кызганычка каршы, безнең районда түгел, дип билгеләп үтте.

- Барыбызга да шунысын аңларга кирәк - безнең проблемаларны хәл итү өчен районга да, Биектау авылына да берәү дә читтән килмәячәк, без барлык эшләрне үзебез башкарырга тиеш. Барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, инициативалы һәм актив булырга кирәк, - диде Рөстәм Галиулла улы.

Минҗофар Усманова алда торган Россия Президентын сайлаулар турында сөйләде. Ул илнең иң югары дәүләт вазифасына дәгъва кылган биш кандидатның тормыш юлына кагылышлы төп вакыйгаларга тукталды.

Сайлаучыларга төп киңәш - бюллетеньгә тиешле тамганы куйганчы бөтенесен җентекләп уйларга кирәк. Илнең оборона куәтен, икътисадын, социаль инфраструктураны алга җибәрү өчен тотрыклылык кирәк. Ул 2012 нче елның 4 мартында сайлаучыларның дөрес карарга килүенә, кемне сайлавына бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев