Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Боксчыларыбыз җиңү алып кайттылар

9 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр Менделеевск шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча 2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннарына багышланган VII Республика турниры узды. Турнирда бик күп шәһәрләр: Ижевскидан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Яр Чаллыдан, Түбән Кама, Әлмәттән, Алабуга, Лениногорскидан барлыгы 130 дан артык кеше катнашты. Тренерлар Мирхәт Мостафин һәм Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә...

9 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр Менделеевск шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча 2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннарына багышланган VII Республика турниры узды. Турнирда бик күп шәһәрләр: Ижевскидан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Яр Чаллыдан, Түбән Кама, Әлмәттән, Алабуга, Лениногорскидан барлыгы 130 дан артык кеше катнашты. Тренерлар Мирхәт Мостафин һәм Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә осталыкларын күрсәтергә булдылар. Турнир нәтиҗәләре буенча Азат Сәгъдиев (үлчәү категориясе - 68 кг) 1 урынны алды, икенче урынны Камил Рәхимов (36 кг) белән Әмир Налеев (68 кг) бүлештеләр. Сергей Егоршин (42 кг) һәм Александр Захаров (91 кг) - өченче урында. Альфис Гайнуллин белән Олег Новиков та үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев