Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау авылы елдан-ел үсә бара

Шимбә көнне көндезге сәгать 3 тә Юбилейный бистәсендә яшәүчеләр 2 нче мәктәпкә ел да уздырыла торган отчет җыелышына килделәр. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район службалары җитәкчеләре катнашты. Биектау - зур авыл, кешеләр үзара сөйләш-кәндә аның күп квартиралы йортлар урнашкан Юбилейная,...

Шимбә көнне көндезге сәгать 3 тә Юбилейный бистәсендә яшәүчеләр 2 нче мәктәпкә ел да уздырыла торган отчет җыелышына килделәр. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район службалары җитәкчеләре катнашты.

Биектау - зур авыл, кешеләр үзара сөйләш-кәндә аның күп квартиралы йортлар урнашкан Юбилейная, Мичурин, Полковая урамнарын берләштергән өлешен Юбилейный бистәсе дип йөртәләр. Авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов, җыелышны башлап җибәргәндә, халыкның аз килүен әйтми кала алмады. Чынлап та, мәктәпнең 100 урынлы актлар залы нигездә бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр хисабына яртылаш кына тулган иде. Биектау авыл җирлеге - районда иң зурысы, ә инде Пермяки җирлеген дә кушканнан соң, аның территориясе тагын да киңәйде. Хәзерге вакытта биредә 12515 кеше яши, шуларның 10987се - Биектау авылында.

Башта урамнарны, җирлектәге предприятие, учреждениеләр территориясен төзекләндерү турындагы видеокадрлар күр-сәтелде. Сокланып карый торган урыннар бар, әлбәттә.

Җыелыш тыныч, эшлекле рухта узды. Отчетлар белән авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, полициянең участок вәкиле, балалар бакчасы мөдире, сәламәтлек саклау учреждениесе вәкиле чыгыш ясады.

Авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыюда актив эшләгәннәр һәм аны халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен нәтиҗәле файдаланганнар.

Геннадий Тимофеевич хәл итәсе проблемалардан су белән тәэмин итүне, урамнарны яктырту, чүп чыгаруны яхшырту, территорияне төзекләндерүне дәвам иттерү кебекләрен атады.

"Петушок" балалар бакчасы мөдире, ремонт ясатулары өчен район җи-тәкчеләренә рәхмәт әйтеп, үзләрен борчыган мәсьәләләрне санап чыкты. Болар - электр белән тәэмин итү системасын алыштыру, нигезне ныгыту, янкорма төзү.

Урыннан бирелгән сорау-лар арасында "Колокольчик" балалар бакчасына кагылышлы мәсьәлә ничек хәл ителер?", "91 нче автобус борыла торган урынга сәүдә нокталары урнаштырырга кем рөх-сәт иткән һәм аларның нигә кирәге бар?", "Җиңү паркында җәяүлеләр өчен әйбәт тротуар төзеп куйдылар, аны ни өчен инде ике тапкыр җимерделәр? Әле бер өлеше бүген дә сүтеп ташланган килеш тора", "Биредә поликлиника булырмы?", "Биектау күлләре чистартылачакмы?", "Почта бүлеген киңәйтеп булмыймы? Шуның кадәрле халыкка хезмәт күрсәтү өчен анда шартлар юк" дигәннәре дә булды.

Күп сорауларга башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин җавап бирде. Ул Биектау авылындагы зур үзгәрешләрне билгеләп үтте. Биредә торак төзелеше актив алып барыла, спорт комплексы һәм Боз сарае эшли, "Бәләкәч" балалар бакчасы төзелде.

- Сентябрь аенда 260 урынлы яңа балалар бакчасын ачачакбыз, типовой стадион, өйрәнүләр уздыру өчен автодром төзелә, киләчәктә мәктәп төзү дә планлаштырыла, - дип сөйләде Раил Әюпович. Сорауларга җавап биргәндә, "Колокольчик" балалар бакчасы мәсьәләсе аермачык хәл ителде, искергән бакча сүтеләчәк, диде.

- Аның урынында почта бүлеге, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениесе төзеп булыр иде - мөмкинлекләрне өйрә-нергә кирәк, - дип, үз фикерен белдерде.

Чыгышының азагында Раил Әюп улы 14 нче сентябрьдә сайлаулар булачагын искә төшерде һәм бар халыкны анда актив катнашырга, үз тавышларын Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары булырга лаеклыларга бирергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев