Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Авыл уңай якка үзгәрә

Ямаширмә авыл җирлеге гражданнарының агымдагы атнаның чәршәмбесендә узган җыелышында җирлектәге эшләрнең торышы һәм киләчәк үсеш планнары каралды. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, "Бердәм Россия" исемлеге буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Разия Садыйкова белән Елена Минакова...

Ямаширмә авыл җирлеге гражданнарының агымдагы атнаның чәршәмбесендә узган җыелышында җирлектәге эшләрнең торышы һәм киләчәк үсеш планнары каралды.

Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, "Бердәм Россия" исемлеге буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Разия Садыйкова белән Елена Минакова килделәр.

Бүгенге Ямаширмә - алга таба үсеп-үзгәреп торучы авыл. "Ватан" ширкәте белән беррәттән, биредә фермерлар да хезмәт куя. Авылдагы мәдәни тормышның үзәге һәм аны оештыручы булып торучы мәдәният йорты актив эшли. Ямаширмәдәге гаиләләрнең яңа балалар бакчасы турындагы күптәнге хыялы да тиздән тормышка ашачак - 80 урынга исәпләнгән бина төзелеше дә тәмамланырга тора. Боларның барысын да җирлек башлыгы Фәнил Мөхтәров үз чыгышында билгеләп үтте.

Реклама

Җыелышта кузгатылган проблемаларның берсе - авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларында сыерларның баш саны кимү. Ә моңа һич тә юл куярга ярамый, чөнки хуҗалыкта мал асралу - авылдагы тормышның нигезе, анда яшәүчеләрнең тотрыклылыгы һәм муллыгы.

Халык алдында ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча Премьер-министр ярдәмчесе Разия Садыйкова, Казан федераль университетының биоэкология кафедрасы доценты Елена Минакова чыгыш ясады. Алар җыелышта катнашучыларны республика үсешенең төрле юнәлешләре буенча файдалы мәгълүматлар белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев