Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Алан-Бәксәр киләчәккә карап яши

Тарихи мәгълүмат Алан-Бәксәр авылына XVIII гасыр башында Ашыт елгасы янында нигез салына. Земство карамагындагы мәктәп авылда 1888 елда ачыла. 1903 елда земство акчасына мәктәпкә аерым бина салына. Алан-Бәксәр авыл җирлеге Марий Эл республикасы белән тоташкан урында, табигатьнең гаҗәп матур урынына урнашкан. Авылларны эре-ләндерү чорында бирегә якын-тирә авыллар - Әсән, Шөмләндә...

Тарихи мәгълүмат

Алан-Бәксәр авылына XVIII гасыр башында Ашыт елгасы янында нигез салына. Земство карамагындагы мәктәп авылда 1888 елда ачыла. 1903 елда земство акчасына мәктәпкә аерым бина салына.

Алан-Бәксәр авыл җирлеге Марий Эл республикасы белән тоташкан урында, табигатьнең гаҗәп матур урынына урнашкан. Авылларны эре-ләндерү чорында бирегә якын-тирә авыллар - Әсән, Шөмләндә яшәүчеләр күченеп килгән. Бу төбәкнең халкы һәрвакытта да эшчән була. Үзгәртеп кору елларында җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы сүлпәнәя башлый. Кайчандыр авыл халкы эшләгән хуҗалык таркала, хәзер биредә терлекчелек комплексы, машина-трактор паркы булуны хәтерләтеп, берничә калкулык кына калган...

Тырыш кеше эшсез булмый

Авыл җирлеге борчулы мәсьәләләре һәм шатлыклары белән зур гаиләне хәтерләтә. Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина белән әңгәмәбез дә биредәге кешеләрнең тормыш-көнкүреше, киләчәккә планнары турында барды.

- Зөһрә Рөстәмовна, соңгы елларда авылда эш булмау сәбәпле, яшьләр шәһәргә китү ягын карый, авыл халкын эшле итү мәсьәләсендә сездә эшләр ничек тора?

- Бүген Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 601 кеше яши. Балалар өчен бездә барлык шартлар тудырылган. Тәҗрибәле директор Надежда Галимҗанова җитәкчелегендә үз һөнәрләренең осталары эшли торган иркен, әйбәт мәктәп, теләгән барлык балалар да йөри торган бакчабыз бар.

2012 ел ахырында безгә НПП «ГКС» директоры Айрат Сабиров килде. Гаилә фермасы төзү турындагы тәкъдимем аңа ошады. Шул чакта җаваплылыгы чикле "Әсән" ширкәте төзү фикере туды һәм инвестор җиң сызганып эшкә тотынды. Ә бу исә эш урыннары артачак һәм авыл кешеләренә, яшәү чыганагы эзләп, туган якларыннан чыгып китәргә туры килмәячәк дигән сүз.

- Соңгы вакытта Татарстанда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Сездә шундый пункт төзү планлаштырылганмы?

- Күптән түгел фельдшер-акушерлык пункты яңа урынга - башкарма комитет бинасына урнашты. Биредә урыны да күбрәк, пациентларга да уңайлырак, чөнки бездә фельдшерлар Алан-Бәксәр халкына гына түгел, ә Алат спирт заводы поселогыннан килүчеләргә дә хезмәт күрсәтәләр. Медицина хезмәткәрләребез тәҗрибә туплаган кешеләр, халык аларга ышана, эшләреннән канәгать. Ни кызганыч, авыл фельдшерларын яңа пункт белән тәэмин итү программасына әлегә без кермәдек, әмма шулай да безне онытмаслар, дип ышанасы килә.

- Сезнең авыл җирлегендә булганда әле бөтен җирдә дә асфальт юллар булмавын күрдек. Юл проблемасын хәл итүдә нинди дә булса алга китеш бармы? Авыл халкын тагын нинди мәсьәләләр борчый?

- Юллар - безнең өчен зур бәла. Аларны ремонтларга акчабыз да, техникабыз да юк. Бәхеткә, быелгы язда Алан-Бәксәр-Битаман юлының бер өлеше ремонтлана башлады. Моның өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелде. Башлангыч бар, дип әйтсәк тә була. Урамда кыш, шуңа күрә тагын бер проблема бар - урамнарны кардан чистартырга кирәк. Әлегә бу бурычны ярыйсы гына башкарабыз, "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчеләре булыша. Алан-Бәксәрдәге барлык йортлар үзәк суүт-кәргечкә тоташтырылган. Суэтем башнясы янында койма тоту эшләре башлап җибәрелде.

- Сезнең яклар бигрәк матур, кайвакыт үзеңне узган гасырдагы кебек хис итә башлыйсың: авыллардагы тормыш шуның кадәрле тыныч һәм үз җае белән салмак кына алга бара.

- Биредәге табигатьнең ни дәрәҗәдә соклангыч булуын кыш көне бик аңлап та булмый, менә җәй көне килсәгез - үзегез күрерсез. Урманнарыбыз искиткеч безнең: җиләк, гөмбә җыеп бетермәслек була. Җәйгә безнең якларга килүче шәһәр кешеләре урман байлыкларын үзләре җыярга күнекмәгәннәр. Аның каравы, авыл халкыннан бик рәхәтләнеп сатып алалар. Бик уңай бит: барысы да урманнан яңа гына җыеп алынган, кызуда әлсерәп базарга да барып торасы юк, шунда ук эшкәртә дә башларга була.

- Зөһрә Рөстәмовна, аңлавымча, элек Алан-Бәксәр саф рус авылы булган, ә хәзер биредә руслар, татарлар, чувашлар, марилар, башка милләт вәкилләре дә яши. Төрле диндәге халыклар ничек шулай тату яши алалар?

- Әйе, Аллага шөкер, халкыбыз тату яши. Алан-Бәксәр зиратында Татарстанның саклана торган тарихи архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән часовня бар. Аның турында беренче тапкыр 1778 елда, төзелеш рөхсәт ителгәндә искә алына. Ни кызганыч, хәзерге вакытта ул ябык, чөнки анда эш-ләргә настоятель юк. Шулай да авыл кешеләре Нина Дмитриевна Бубнова белән Галина Афанасьевна Дмитриева православие диненә кагылышлы барлык дини йолаларны уздыралар.

Алан-Бәксәрдә тиздән мәчет төзелеп бетәчәк. Кирәкле барлык документларны теркәп бетерәсе дә, бинага газ кертәсе генә калды.

- Җирлек гел эш-мәшәкатьләр белән генә яшәми, анда бәйрәмнәр дә буладыр. Белгәнемчә, җирлек җитәкчеләренең төп бурычларыннан берсе - социаль өлкә, шул исәптән мәдәни учреждениеләр эше турында да кайгырту. Ял вакытлары сездә ничек оештырыла?

- Авыл җирендә проблемалар бетеп тормый: мәдәният йорты ремонт таләп итә иде, менә күптән түгел андагы эшләр тәмамланды. Мәдәният хезмәткәрләребез бик активлар: һәр вакыйгага, бәйрәмгә алар берәр кызыклы программа әзерләми калмыйлар. Күптән түгел инвалидлар ункөнлегенә багышлап, уздырылган хәйрия марафонны искә төшереп узу урынлы булыр. Безнең авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияли торган гаиләләр яши. Өлкәннәр арасында да инвалидлар бар. Аларга рухи яктан да, матди яктан да ничек кыен булуы турында аерым әйтү дә кирәкмидер, ул болай да билгеле. Алар өчен күңел сыкрана, һәм без төрлечә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Акча җыю - безнең эшнең бер өлеше генә. Мондый чараларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнашуы бик дөрес, дип уйлыйм, чөнки мөмкинлекләре чикле яшьтәшләрен үз араларына кабул итәргә, кеше кайгысын аңларга аларны фәкать шулай гына өйрәтеп була. Авыл җирлеге иганәчеләргә хатлар юллады, алар да матди ярдәм күрсәттеләр. Нәтиҗәдә инвалидлар ункөнлегендә 52260 сум акча җыелды, аларны без ярдәмгә мохтаҗларга тигез итеп бүлдек. Бу әллә ни зур акчалар булмаса да, аларның барыбер файдасы тиячәк.

Кая карама - урман...

Урман - безнең байлыгыбыз. Алан-Бәксәр авыл җирлеге территориясендәге Ашыт участок урманчылыгы 7449 гектар урман кишәрлекләре били.

Аның озынлыгы төньяктан көньякка 23, ә көнбатыштан көнчыгышка 38 километр тәшкил итә. Шушы хуҗалык участок лесничие Самат Хәкимуллин һәм ике мастер карамагында.

- Бездәге территориянең нинди зур булуын үзегез күрәсез, - диде лесничий, - эш ел әйләнәсенә җитәрлек. Әле дә ярый авыл мәктәбендә "Мәктәп урманчылыгы" дигән түгәрәк бар - балалар безнең төп ярдәмчеләребез. Бары быел гына планлаштырылган 10 гектарда түгел, ә бәлки тагын өстәмә 20 гектарда урманнарны яңарта алдык. Бу эштә безгә җирлек хезмәткәрләре дә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә, укучылар да булыша.

- Сезнең биләмәләрдә чокырлар хасил була башлаган икән, аларга киртә кую өчен нәрсә дә булса эшләнәме?

- Әлбәттә. Чарасын күрмәсәң, ул чокырлар киңәячәк бит. Ел саен алар тирәсенә агачлар утыртабыз.

- Үрентеләрне каян аласыз, үзегез үстерәсезме?

- Саба районында һәм Ислейтар урман хуҗалыгында махсус питомниклар була торып, моңа вакыт һәм көч әрәм итеп торырга кирәкмидер.

- Сер булмаса, җән-лекләр кем игътибарында, әйләнә-тирә мохитне кем күзәтә?

- Моның өчен безнең өч махсус аучыбыз бар, алар урман җәнлекләре турындагы мәгълүматларны гына теркәп калмыйлар, ә бәлки аучыларны да каршылыйлар, ау сезоны ачылды бит инде.

- Хәзер сездә шундый да хозурлык: кая карама - ап-ак кар. Әле конторагызга кергәндә баскычка кунган песнәккә күзем төште. Бу урынны үз иткән, ахрысы, безнең фотограф рәсемгә төшерә башлагач та исе китмәде, рәхәтләнеп үз җаена утыра бирде.

Алан-Бәксәр авыл җирлегенең зур шәһәрләр һәм машина юлларыннан ерактарак урнашуы аның өчен өстенлек булып торадыр. Саф һава суларга һәм табигать кочагында ял итәргә яратучыларга биредә мондый мөмкинлекләрдән ел әйләнәсендә файдаланырга була. Аннары шушындый гүзәллеккә һәм сафлыкка көн саен соклануың үзе генә дә ни тора бит!

Заман үзгәрешләр таләп итә

Авылда, бюджет оешмаларыннан тыш, бернинди эш тә булмау Алан-Бәксәр авыл җирлегенә дә кагыла. Яхшырак тормыш эзләп, яшьләр шәһәргә юл тота. Мондый хәлгә кем генә риза булып торыр икән. Җирлек башлыгы Зөһрә Рөстәм кызы әлеге проблеманы хәл итү юлын таба - инвестор чакыра. Нинди дә дә булса кызыксынып эшләүче килер әле дигән өмет тә аклана башлый. "Әсән" ширкәте терлекчелек продукциясе җи-тештерү белән даими һәм тиешенчә шөгыльләнүне максат итеп куйган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тирән белемгә ия булган кешеләрне сайлаулары да шушы турыда сөйли. Алан-Бәксәргә килеп тә, инвесторлар янына керми китү дөрес булмас иде. Шуңа күрә без терлекчелек комплексына юнәлдек.

- Беренче адым иң кыены булды, - диде безгә "Әсән" ширкәте управляющие Иван Паренков. - Җитештерү биналарын сатып алу, фермаларны торгызу һәм төзеп бетерү күп вакытны һәм көчне алды. Элита токымлы 120 баш тана сатып алып, терлекчелек белән шөгыльләнергә булдык.

- Авыл хуҗалыгына акча сарыф итү отышсыз санала. Югалтулардан курыкмыйсызмы? - дип кызыксындым мин.

- Аграрий булып киткәнче күп нәрсәләрне уйларга-исәпләргә туры килде, табыш булачагына өмет акланыр, дип уйлыйм. Аннары, республикада яхшы нәселле терлекләр җитмәү дә нәкъ менә шушы юнәлештә җитди шөгыльләнә башларга кирәк, дигән фикер уятты.

Яңартылган терлекчелек комплексларында булып, нык, көр сыерларны, кара мәрҗәнсыман дымлы күзләре белән ят кешеләргә куркышып карап торучы яңа туган бозауларны күргәннән соң, инвесторлар бөтенесен соңгы тиененә кадәр алдан исәпләгәннәр, тел-теш тидерерлек урын калмаган, дигән нәтиҗәгә килдем.

Яңарып килә торган сөт терлекчелеге алып килгән тагын бер шатлыклы күренеш: өйләрендә эшсез утыручы авыл сыер савучылары хәзер һөнәрләрен дәвам иттерү мөмкинлегенә ия.

Гадәттә кышын сөт күп булмый, ул җәйге айларда арта.

Ә менә "Әсән" ширкәтендә инде бүген үк һәр сыердан 23 әр литр сөт савалар - бу районда моңарчы күрелмәгән нәтиҗә. Нәселле терлекләр белән эшләү менә шулай ул!

- Азык базасын үзебез әзерләячәкбез. Үсемлекчелеккә 1500 гектар җир бирелде, быел анда
берьеллыклар, кукуруз уңышы шактый мул булды, үз ихтыяҗларыбызга арыш, бодай да үстердек. Күпьеллык үләннәрнең дә печәне әйбәт чыкты. Ике силос чокыры ясадык, - дип дәвам итте сүзен Иван Паренков. - Без бит әле яңа гына аякка басып килүче хуҗалык. Әйләнә-тирәгә күз салыгыз, бөтенесе ташландык хәлдә. Ә эшкәртми торсаң, басуларны куаклар, урман үләннәре каплый, шуңа күрә быел 500ләп гектар җирне "утыртмый үстерелгән" үләнлек-ләрдән арындыру бик күп көчне алды. 2 мең квадрат метрлы ындыр табагын ремонтлап, орлыклык арпа, солы, бодай белән үзебезне тулысынча тәэмин итә алачакбыз.

Алдан күрүчән хуҗалар, 100 тонналап минераль ашлама сатып алып, киләсе ел уңышы турында кайгыртканнар. Машина-трактор паркында техника мулдан: "КамАЗ"лар, "МТЗ" тракторлары, бульдозерлар, "Полесье" комбайннары, үзйөрешле "МакДон" ургычы, "Газель", "ЗИЛ". Эш аздан гына калган: авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен җылы бинаны файдалануга тапшырасы бар. Инвесторның максатлары җитди булуы һәм озакка килүе көн кебек ачык.

- Продукцияне үзе җитештереп, үзе саткан кеше ота. Бу мәсьәләдә планнарыгыз нинди? - гел тел очымда торган әлеге сорауны бирми кала алмадым.

- Кечкенә завод төзергә һәм төп игътибарны сыр ясауга юнәлтергә уйлыйбыз. Әмма бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле, үзегез аңлыйсыздыр, сатып алучыларны табу алай җиңел түгел, - дип җавап бирде Иван Паренков. - Үз ихтыяҗларыбыз өчен 200 башка исәпләнгән сарык абзары төзелә.

Сүз иярә сүз чыгып, тагын шунысы ачыкланды, инвесторларны Алан-Бәксәргә әйләнә-тирәнең мотокросс һәм кар кроссы белән мавыгучылар өчен бик тә уңайлы булуы да җәлеп иткән икән. Быелгы җәйдә уздырылган мотокросста катнашучылар да, тамашачылар да күп җыелган. Спортның бу төре белән укучылар да кызыксына башлаган. Кызыксынмый мөмкин дә түгел, "Әсән" ширкәте җитәкчеләре аларга спорт мәйданчыгы, турникетлар куйган. Педагоглар белән бергәләп эшләү, үсмерләр өчен спорт-техник сборлар уздыру, туризмны үстерү мәсьәләләре дә игътибарга алына.

Авылда эш булса, җирлекнең киләчәге дә өметле булыр.

Авыл үзенең халкы белән матур

Алан-Бәксәр авыл җирлеге белән соңгы вакытларда шәһәр кешеләре кызыксына башлады. Күп кенә казанлылар, җәйге айларны тынычлыкта һәм иркенлектә уздыру өчен, биредән йортлар сатып алалар.

- Бездә рәхәт бит, хәзер менә авыл хуҗалыгын да торгыза башладылар, кешеләргә эшләргә урын да булыр, - дип сөйли Алат спирт заводы поселогында яшәүче Рушания Мәннаф кызы. - Ирем белән икәү генә без, яныбызга социаль хезмәткәр килә, азык-төлек алып килә, өйләрне җыештырып китә. Рәхмәт аңа. Газеталарда бөтен җирдә газета-журналлар, хат-хәбәрләр тарату проблемага әверелде, дип язалар, бездә алай түгел. Фәридә Фатыйхова пенсия-субсидияләрне дә, башкаларын да үз вакытында китерә.

Нәбиха апа белән Нуриәхмәт абый Мәрдәновлар, хатыны Чыршыда, ире Әсәндә туган булсалар һәм бирегә 1982 нче елда гына күчеп килсәләр дә, үзләрен Алан-Бәксәрнең төп кешеләре дип саныйлар. Нуриәхмәт абый - элекке тракторчы, ә Нәбиха апа гомере буена сыерлар сауган, һәрвакыт алдынгылар сафында булган. Чөнки малкайларны да яраткан, эшен дә күңел биреп башкарган. Элекке елларда авылның һәр йортында ишегалды тулы мал-туар - сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, тавык-чебеш, каз-үрдәк асрала иде. Хәзер яшьләр мондый эшләр белән мәшәкатьләнмиләр: Казанда яки башка урыннарда эшләгәндә моңа вакыт калмый. Ә Мәрдәновлар хуҗалыгында үгез дә, сыерлар да бар. Аларны карау, ашату хатыны һәм ике баласы белән төп нигездә яшәүче уллары Илшат җилкәсенә төшә. Бакчачылар җәй буена алардан сөт алалар. Аннары, өй янындагы бакчалары да сокланып карап торырлык. Анда теплицасы да, яшелчә, яшел тәм-ләткечләр гөрләп үсә торган түтәлләр дә бар. Бәрәңге җире басуда, барлык җитештерелгән продукция үзләренеке - экологик чиста ризыклар.

- Кибеткә ипи, ярма ише әйберләргә, вак-төяккә генә йөрибез, - дип мактанып куйды Нәбиха апа. - Быел Илшат шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредит алды, терлекләр җылыда булсыннар өчен яңа сарай салып куйдык.

Мәрдәновларның өч уллары, ике кызлары бар, барысы да гаилә корганнар һәм оныклар бүләк иткәннәр. Илһам, Ислам һәм Илшат кечкенәдән үк хезмәткә ияләшеп үскәннәр, элек комбайнчы булып эшләгәннәр, ә хәзер - Татавтодорның Дөбъяз участогында.

- Картайган көнегездә квартирада яшисегез килмиме? - дип кызыксындым мин.

- Юк-юк, биредә бик тыныч. Өебездә су да, газ да, канализация дә бар. Мәктәп, почта, медпункт, китапханә - барысы да бар. Акчаны аны үз хуҗалыгыңда эшләп тә табарга мөмкин бит, теләк кенә булсын.

Мондый җылы һәм җыйнак, ямьле йорттан хәтта китәсе дә килмәде. Әмма безгә әле Алат спирт заводы поселогына да барырга кирәк иде. Элек биредә яшәүчеләр байтак булды, күпләр республикада яхшы исәптә торган спирт заводында эшләде. Әмма эчкечелеккә каршы көрәш кампаниясе производствога гына түгел, поселокка да зыян китерде. Бүген биредә нигездә пенсионерлар яши. Аның каравы җәйге айларда халык күп була, туганнары янына кунаклар кайта, бакчачылар килә.

Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр, дип уйлыйм: җәйге айларда поселокны Алат спирт заводының җимерелгән бинасы буйлап йөрергә яратучы турист-экстремаллар үз итә башлаган.

Поселокның иң абруйлы кешесе Анна Мирошкина янына без тездән кар ерып барып җиттек: төнлә кар бигрәк тә "тырышып" яуган булып чыкты. Анна Петровна кечерәк кенә йортта яши. Туганнары аны ташламыйлар, янына гел килеп торалар, әмма мондый еракка шулай да көн саен килеп булмый. Аның каравы социаль хезмәт-кәр Надежда Ходжаку-лиева һәм "Өмет" Үзәге шәфкать туташы Алсу Габдрахманова әби янына даими йөриләр.

- Алат спирт заводына кайчан килгәнебезне дә хәтерләмим инде, әтине шушында җибәрделәр, - дип исенә төшерә башлады Анна Мирошкина. - Үзем мин җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң конторада эшләдем, аннары заводка килдем. Барлык цехларда эшләп алдым. Воронежда квалификация күтәрү курсларында да укып алдым. Спиртны нигездә бә-рәңгедән кудылар, ул елларда уңыш әйбәт була торган иде. Сакларга салырга яраксыз дымлы ашлыкны да эшкәртергә алып килделәр, икмәкне әрәм итмәс өчен аннан да спирт ясалды. Бездәге барданың даны бөтен әйләнә-тирәгә таралды, колхоз-совхозлар аны чират торып алдылар.

- Заводта ел әйләнә-сендә эшләдегезме? - дип кызыксындым.

- Юк, безнең эш сезонлы иде, җәйге айларда торф, завод өчен утын әзерләдек. Ул вакытта газ юк иде бит, шулай ягулык хәстәрләдек. Ә көзен исә колхозга бәрәңге алырга булыштык.

- Үзегезгә генә күңелсез түгелме?

- Күңелсезләнергә вакыт та калмый, һәр ялда улларым, оныкларым кайта. Минем яшьтә йөгереп йөреп булмый, кыш көнендә урамга бөтенләй чыкмыйм, ә җәй көне ике таякка таянып чыгам, аякларның бөтенләй хәле юк. Азык-төлекне Надежда алып килә, кан басымын үлчәргә Алсу бар. Алар минем саклаучы-яклаучы фәрештәләрем.

Шалтыратыр идең бер...

Алан-Бәксәр авыл җирлегенең табигый гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел. "Әсән" ширкәтенең актив эшчәнлек алып баруы авыл кешеләрендә өмет уята. Әмма монысында да бер мичкә балга бер кашык дегет кермичә калмаган. Уйламаганда-көтмәгәндә, техник прогресс үсештә булуга карамастан, кәрәзле сигналларның кайбер урыннарга барып җитмәве ачыклана: элемтәсез каласың көн кебек ачык. Менә шушы проблеманы хәл итәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев