Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлавы

12.01.2018 08:15 | ЯҢАЛЫКЛАР Принтерга

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Россия Федерациясе прокуратурасы оешу көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сез моннан 300 ел элек Петр I указы белән “дәүләт башлыгы күзе” миссиясе тапшырылган затларның дәвамчылары булып торасыз. Ил прокуратурасы тарихында реформалар һәм тетрәүләр аз булмады, әмма бер кыйммәт үзгәрешсез калды – аның асылында һәрвакыт югары әхлакый сыйфатларга ия булган профессионаллар торды. Бүген прокуратура органнары хезмәткәрләре җинаятьләр һәм хокук бозуларга аяусыз көрәшә, гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итә, законлылык үтәлешенә катгый күзәтү ясый. Нәкъ менә шушы сыйфатлар сезгә халыкның ихтирамын саклап калырга гына түгел, ә арттырырга да булышты. Без районда барлык проблемаларны да сезнең белән киңәшеп, закон кушканча хәл итеп киләбез. Алга табан да изге бурычыгызга тугры хезмәт итү районда килеп туган мәсьәләләрне намус белән хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә, гаделлеккә һәм законның тантана итүенә, гражданнар хокуклары һәм ирекләре какшамаслыгына, районыбызның тотрыклы үсешенә ышаныч ныгый.

Авыр, әмма фидакарь хезмәтегез, районыбыз яшәешен законнар ярдәмендә ныгытуга керткән саллы өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, республикабыз, районыбыз иминлеге хакына эшчәнлегегездә уңышлар теләп калам.

 

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте Башлыгы 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз

Робот түгелдерсез бит?
Яңарту