Биектау мәктәбе укучысы - рус шашкасы буенча Р.Нәҗметдинов мемориалына узган ярышлар җиңүчесе

17.10.2016 13:58 | СПОРТ Печать

Биектау мәктәбе укучысы - рус шашкасы буенча Р.Нәҗметдинов мемориалына узган ярышлар җиңүчесе

13- 16 октябрь көннәрендә Казанда Нәҗметдинов мемориалына рус шашкасы буенча ярышлар узды.
Әлеге ярышларда Россиянең Архангельск өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан, Татарстанның Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Тәтеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 65 яшь спортчы катнашты.

10 яшькә кадәр балалар арасында җиңүче булып Биектауның 1 нче мәктәбе 4 сыйныф укучысы Павел Девин танылды. Яшь спортчыбызны әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз! Уңышлары дәвамлы булсын!

Павелның көндәшләре Казаннан Сергей Лазарев икенче һәм Удмуртия республикасыннан Кирилл Возняков өченче урынга лаек булдылар. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике