Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы спартакиадага әзерләнәләр

13.10.2016 20:21 | СПОРТ Печать

Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы спартакиадага әзерләнәләр
Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы унөченче  “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында узачак ярышларга әзерләнәләр. 
Көрәшчеләр белән күнекмәләрне данлыклы милли көрәш остасы, Биектау районы данын төрле дәрәҗәле турнирларда яклаган Илдар Габбасов алып бара. 
Узган ел спартакиада кысаларында Биектау көрәшчеләре бер призлы урын да алмаганнар иде. Ләкин аңа кадәр биш ел дәвамында безнең көрәшчеләр призлы урыннарны әледән-әле яулый килделәр.
Көрәшчеләр көн саен күнекмәләр уздыра. Беркем дә хәзерге вакытта  нәтиҗәләр турында сүз йөртми. Ләкин һәрбер команда әгъзасы ярышларда яхшы чыгыш ясарга омтылуын әйтеп китте.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике