Безнекеләр алда

23.04.2015 10:04 | СПОРТ Печать

Безнекеләр алда

Шахмат һәм шашка буенча  Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә  Татарстан Республикасының  ачык беренчелеге Биектауда узды.

Анда Татарстанның 19 төбәгеннән 60 спортчы, шулай ук Чувашия командасы катнашты. Биектау шахматчылары һәм шашкачылары да читтә калмадылар. Шахмат бәйгесендә  беренче урынны Биектау районы вәкиле Гарун Нуриев алды. Икенче урында – Яшел Үзән районыннан Дмитрий Оспенников, өченчедә – Казаннан Павел Торопов. Шашка буенча җиңүче  Биектау уенчысы Ленар Минҗанов. Интеллектуаль ярыш буенча 1 нче һәм 2 нче урыннарны якташларыбыз Гарун Нуриев белән Павел Иванов яулады.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике