Татарча көрәш буенча Биектау районы командасы республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды

22.10.2016 14:35 | СПОРТ Печать

Татарча көрәш буенча Биектау районы командасы республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды
21 һәм 22 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган XXI республикакүләм татарча көрәш буенча ярышлар узды. 
Ярышларда 55 команда катнашты, ә — гомуми көрәшчеләр саны - 300 иде.
60 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Биектау районы көрәшчесе Нәфис Миңнебаев, ә 130 кг авырлык категориясендә 2 урынны Илдар Аббасов алды. Команда ярышларында безнең 7 кешедән торган команда 2 нче УРЫНГА лаек булды.
Биектау районы командасын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар дәвамлы булсын! 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике