Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

“Зебра” декадасы игълан ителде

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе "Юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара уздыра. Ул 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итә һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу максатларында үткәрелә. Мондый төр юл-транспорт фаҗигасенең һәрберсе уйланырга мәҗбүр итә. 2016елның 9 аенда гына да Татарстанда 1233 җәяүле...

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе "Юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара уздыра. Ул 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итә һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу максатларында үткәрелә.

Мондый төр юл-транспорт фаҗигасенең һәрберсе уйланырга мәҗбүр итә. 2016елның 9 аенда гына да Татарстанда 1233 җәяүле юл-транспорт фаҗигасенә юлыга. Нәтиҗәдә 78 кеше һәлак була, 1194 кеше авыр тән җәрәхәтләре ала. Әлеге куркыныч күренешнең 443 очрагы нәкъ менә юл аркылы җәяүлеләр кичүендә була. Юл аркылы чыкканда 13 җәяүле һәлак була, 450 җәяүле машинага бәрелеп, төрле характердагы имгәнүләргә дучар була.

Җәяүлеләр чыгу урынында булган һәр өченче фаҗига юлтамганың ышкылып, юылып бетүе, аның сыръюллары (1.14.1 «Зебра») күренми башлавы белән бәйле. Андый урынны машина йөртүчеләр күп очракта абайламый һәм тиешле урында юл аша чыгып килүче җәяүлене күрергә өлгерми кала.

Профилактика максатыннан уздырыла торган "Юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыны" декадасы вакытында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлларда күзәтү эшләрен тагын да көчәйтеп җибәрәчәк. Тиешле урында юл аркылы чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән шоферларны катгый кисәтеп, аларга закон нигезендә җәза бирәчәк. Юл аркылы чыкканда тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән җәяүлеләр дә кисәтү алачак. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәр кию - юлда йөрүче җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрнең берсе булып тора.

Моннан тыш, куркынычсызлык декадасы вакытында җәяүлеләр йөри торган таш сукмаклар, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм башка җәяүлеләр инфраструктурасына кагылган урыннарны тикшереп, тәртипкә китерү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев