Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юлда йөрсән, бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кече яшьтән башланырга тиеш. Безнең Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында бу проблеманы чишү белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла.

14 нче декабрь көнне зурлар катнаш төркеменә йөрүче сабыйлар һәм тәрбиячеләр өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара үтте. Кунакка балалар бакчасына кунакка “ЮХИ программаларын финанслау дирекциясе” нең Биектау филиалы начальнигы Алсу Рәшит кызы Сафиуллина килде.  Балалар юл иминлеге темасына кагылган табышмаклар чиштеләр, юл билгеләрен ныгытып кисмә рәсемнәр җыйдылар, транспорт төрләрен кабатлап компьютерда дидактик уеннар уйнап, сюжетлы рәсем буенча хикәя сөйләү осталыгын үстерделәр. Ахырдан сабыйлар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында  юл йөрү  өлешендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Оештырылган чара бик матур, мавыктыргыч үтте. Алсу Рәшит кызы балалар бакчасына истәлеккә транспорт төрләренең йомшак модульләрен бүләк итте.

Алсу Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев