Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

"Исерек шоферлар"га ау башланды

3-31 октябрьдә суд приставы хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә исерек килеш руль артында тоткарланганнарның административ штрафларын түләттерү буенча махсус чара уздыра. РФ Административ хокук бозу кодексының 12.6 һәм 12.26 нчы маддәләренә нигезләнеп, шул рәвешле кагыйдә бозучыларга 30 мең сум штраф каралган һәм, моннан тыш, машина йөртүче "права"сыннан да мәхрүм ителә....

3-31 октябрьдә суд приставы хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә исерек килеш руль артында тоткарланганнарның административ штрафларын түләттерү буенча махсус чара уздыра.

РФ Административ хокук бозу кодексының 12.6 һәм 12.26 нчы маддәләренә нигезләнеп, шул рәвешле кагыйдә бозучыларга 30 мең сум штраф каралган һәм, моннан тыш, машина йөртүче "права"сыннан да мәхрүм ителә.

Акция кысаларында суд приставлары һәм ЮХИДИ инспекторлары республика юлларында даими рейдлар уздыра, бурычлылар яшәгән урыннарга чыга. Эш барышында приставлар штраф түләмәгән кешеләрнең милкенә арест сала һәм алга таба алар сатуга куелачак.


Сүз уңаеннан: быел суд приставлары 109 миллион сум чамасы "исерек штрафлар"ны түләттерә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев