Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Беренче сыйныфлар хәзер - җәяүлеләр

Беренче чирек азагында 2 нче Биектау урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен "Җәяүлеләр дигән исем бирү" дип аталган чара уздырылды. Мәктәптә укый башлау белән балалар тормышында зур үзгәрешләр башлана. Әлегә аларны әниләре яки әтиләре озатып куя, әмма тиздән балалар мәктәпкә үзләре генә йөри башлаячаклар. Шуңа күрә юлларда үзеңне имин тоту...

Беренче чирек азагында 2 нче Биектау урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен "Җәяүлеләр дигән исем бирү" дип аталган чара уздырылды.

Мәктәптә укый башлау белән балалар тормышында зур үзгәрешләр башлана. Әлегә аларны әниләре яки әтиләре озатып куя, әмма тиздән балалар мәктәпкә үзләре генә йөри башлаячаклар. Шуңа күрә юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен яттан белергә кирәк.
Беренче сыйныфларга бәйрәмдә үзләренең юл әлифбасын белүләрен һәм тәртипле җәяүлеләр булуларын күрсәтергә кирәк иде. Кечкенәләр табышмакларны җиңел чиштеләр, Буратино белән Светофор сорауларына җавап бирделәр. Бу рольләрне 5 "Г" сыйныфы укучылары Гүзәл Закирова белән Данияр Гайфетдинов башкарды.

Уеннар, конкурслар ярдәмендә балаларга юлда йөрүнең төп кагыйдәләре - машина юлыннан чыгу, светофор сигналлары, юл билгеләре турында аңлаттылар. Әлеге чара танып-белү ягыннан да мөһим, күңелле дә булды. Ә иң мөһиме - уеннар аша төшендерелгән мәгълүмат хәтергә нык сеңеп кала.

Бу кызыклы бәйрәм көчле кул чабулар һәм елмаюлар белән тәмамланды. Соңыннан "ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина малайларга һәм кызларга истәлекле бүләкләр һәм җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр таратты.

Каникул алдыннан балаларга юл әлифбасын тагын бер кат искә төшерү бер дә артык булмас. Болытлы, сүрән көннәрдә тиз караңгылана һәм шоферлар юлны аркылы чыгучыны күреп өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә дә әти-әниләр балаларының киемнәренә яктылык чагылдыргычлар (фликерлар) беркетү турында алдан кайгыртырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев