Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Җәяүлеләр кичүендә игътибарлы булырга кирәк

    Статистика күрсәт-кәнчә, көз көне юлларда һәлак булган җәяүлеләр саны шактый арта. 2013 нче елда көзге чорда һәлак булган җәяүлеләр саны, җәйге чордагы белән чагыштырганда, ике тапкырдан да артыграк булды (2013 нче елның көзендә - 72 кеше, җәендә - 35). Шунысы да бар: фаҗигаләрнең 70 проценты (72 кешенең 51е) тәүлекнең караңгы...

    Статистика күрсәт-кәнчә, көз көне юлларда һәлак булган җәяүлеләр саны шактый арта. 2013 нче елда көзге чорда һәлак булган җәяүлеләр саны, җәйге чордагы белән чагыштырганда, ике тапкырдан да артыграк булды (2013 нче елның көзендә - 72 кеше, җәендә - 35). Шунысы да бар: фаҗигаләрнең 70 проценты (72 кешенең 51е) тәүлекнең караңгы вакытында булды.

    2014 нче елның 8 аенда республика территориясендә җәяүлеләрне 864 мәртәбә таптаттылар, 85 кеше корбан булды, тагын 817се төрле җәрә-хәтләр алды. Кешеләрне җәяүлеләр кичүендә бәрдерү очраклары - 298, нәтиҗәдә 15 җәяүле һәлак булды, 299ы яраланды.

    Җәяүлеләр кичүендә бәрдерүләр шулай ук көзен арта. Әйтик, узган ел сентябрь - ноябрь айларында кичүләрдә - 13 кеше, ә җәйге айларда барысы 6 кеше һәлак булды.

    Моның сәбәбе шул: көз җиткәч, көн кыскара һәм эңгер-меңгердә, аеруча яңгыр яуганда, күз күреме шактый начарлана. Җәяүлеләр шуны истә тотарга тиеш: мондый шартларда аларның юлга килеп керүе машина йөртүчеләр өчен көтел-мәгән хәл булырга мөмкин.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итә. Һич югы урамга караңгыда чыкканда, ачык төстәге бизәкләр кергән куртка, аксыл башлык, пирчәткә кияргә яки шундый шарф урарга тырышыгыз.

    Сүз уңаеннан

    Фараларда якын утны кабызып йөргәндә, караңгыда җәяүлене күреп була торган ара 25-30 метрга тигез. Яктылыкны кире кайтаручы беләзекле яки киемендә ачык төсләр булган җәяүлене күрү ераклыгы - 130-140 метрга кадәр, ә автомобиль фараларында ерак ут янганда 400 метрга кадәр арта. Җәяүленең машина көпчәге астында калу куркынычы бу очракта күпкә кими.

    Җәяүлеләрнең үзләренә дә сак булырга кирәк. Машиналар йөри торган юлны аркылы чыкканда, капюшоныгызны салыгыз, зонтыгызны ябыгыз, кә-рәзле телефоннан файдаланмагыз, юлдашыгыз белән сөйләшеп бармагыз - тротуарга чыккач та сөйләшергә өлгерерсез.

    Торак пунктлардан читтә, тротуарлар һәм җайлаштырылган юл кырыйлары булмаган җирдә юл кырыеннан бары тик транспорт агымына каршы юнәлештә генә барырга мөмкин (якынлашып килүче автомобильләрне күреп, кирәк булганда, саклык чаралары куллану өчен).

    Реклама

    Быел транспорт агымы белән бер уңайга барган 19 кешене машина бәрде, 6 кеше үлде, 13е зыян күрде.

    Аеруча шуңа игътибарыгызны юнәлтергә телибез: юл - салмыш килеш урамда йөрүчеләр урыны түгел. Агымдагы елда исерек җәяүлеләрне таптатуның 29 очрагы тер-кәлде, нәтиҗәдә 7 кеше үлде, ә 22 кеше яраланды.

    Мисалга кайбер фаҗигаләрне китерик.

    2014 нче елның 16 нчы августында Минзәлә районында иртәнге дүртенче яртыда Мәскәү - Уфа автомобиль юлының 1097 нче чакрымында "Шевроле" автомобиле йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламыйча, 1959 нчы елгы хатынны бәрдерә. Ул хатын да кагыйдә бозган: юл кырыеннан бармыйча, юлның транспорт йөри торган өлешеннән барган. Ул фаҗига булган урында ук үлгән.

    2014 нче елның 15 нче сентябрендә төнге уникенче яртыда Биектау районында Казан - Малмыж автомобиль юлының 27 нче чакрымында "ВАЗ-2109" автомобиле йөр-түчесе (1990 нчы елгы), Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, тизлекне арттыра һәм 1975 нче елгы ир-атны бәрдерә. Ир-ат Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозган: юл аркылы тиешсез урында чыккан. Ул да фаҗига булган җирдә үк үлгән.

    Җәяүлеләр, сезгә тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез: Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.5 пункты нигезендә, көйләнелми торган кичүдә җәяүлеләр якынлашып килүче транспорт чараларына кадәрге араны, аларның тизлеген чамалап, юл аркылы чыгуның куркынычсыз булуына ышангач кына, юлга аяк баса ала.

    Йөртүчеләргә кагылышлысы: Кагыйдәләрнең 14.1 пункты нигезендә, көйләнелми торган җәяү-леләр кичүенә якынлашып килүче транспорт чарасының йөртүчесе тизлеген киметергә яки туктап, җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш. Транспорт чарасы кичү алдында тизлеген киметсә яисә туктаса, кичүдә җәяү-леләр юклыгына инангач кына, хәрәкәтен дәвам иттерергә мөмкин.

    белешмә

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 8 ай эчендә 76 меңнән артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Алар өчен штраф - 500 сум.

    Өстенлекне җәяүлеләргә бирмәгән өчен, административ җаваплылыкка 50 меңнән артык йөртүче тартылды. Мондый бозуның административ штрафы - 1500 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: