Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тимер юлда сак булыгыз!

    Хәрәкәт иминлеге ягыннан, тимер юл кичүләре аеруча куркыныч урыннар булып тора. Чагыштырмача аз санда булуларына карамастан, кичүләрдә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре, кагыйдә буларак, бик начар тәмамлана. Поездның тормоз юлы теләсә кайсы рельссыз транспорт чарасының тормоз юлыннан күп тапкыр артыграк була. 60-70 км/сәг тизлек белән баручы поездны туктату өчен 600-700 метр...

    Хәрәкәт иминлеге ягыннан, тимер юл кичүләре аеруча куркыныч урыннар булып тора.

    Чагыштырмача аз санда булуларына карамастан, кичүләрдә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре, кагыйдә буларак, бик начар тәмамлана. Поездның тормоз юлы теләсә кайсы рельссыз транспорт чарасының тормоз юлыннан күп тапкыр артыграк була. 60-70 км/сәг тизлек белән баручы поездны туктату өчен 600-700 метр кирәклеген әйтү дә җитәдер. Машина йөртүчеләр, моны истә тотып, тимер юл аркылы бары тик тиешле урыннарда гына, бик игътибарлы, сак һәм алдын-артын уйлап чыгарга тиеш.

    2014 нче елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Татарстан территориясендә поездларның тимер юл кичүләрендә автомобильләр белән бәрелешүенең 7 очрагы теркәлгән. Бу һәлакәтләрнең төп сәбәбе - Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу: светофор сигналлары һәм башка төрле юл билгеләре таләпләрен санга сукмау.

    Мисалга 25 нче апрельдә Чаллы - Тихоново юлының 198 нче километрында көйләнелүче тимер юл кичүендә автомат кичү сигнализациясе төп-төзек эшләп торганда булган очракны китерергә мөм-кин. Автомобильнең исерек йөртүчесе, тиешенчә идарә итә алмыйча, йөк ташучы поездның 51 нче вагонына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә куркыныч йөк төялгән 20 цистерна юлдан читкә чыга.

    Безнең районда агымдагы елның 7 аенда тимер юл кичүләрендә 54 административ хокук бозу ачыкланды. 3 нче июньдә - Тимер юл кичүләрендәге иминлек көнендә - юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары район үзәгендәге тимер юл кичүе янында аңлату эшләре алып бардылар. Алар машина йөртүчеләргә кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләрнең нинди куркынычка дучар булуы турында сөйләде.

    Тимер юл кичүләрен имин үтү кагыйдәләре

    Теләсә кайсы (көйләнелүче яки көйләнелмәүче) тимер юл кичүенә якынлашканда, "Шлагбаумлы тимер юл кичүе" яки "Шлагбаумсыз тимер юл кичүе", шулай ук "Тимер юл кичүенә якынлашу" дигән билгеләр куелган. Бу билгеләр машина йөртүчеләрне әзерләнергә һәм кичү аркылы әйбәт кенә үтеп китәргә кирәклеге турында кисәтә.

    Транспорт чараларын йөртүчеләр тимер юлны бары тик кичүләрдә генә аркылы чыгарга һәм поездга юл бирергә тиеш.

    Шлагбаум ябык булганда яки ябыла башлаганда, светофорда нинди сигнал януга карамастан, юл кичүенә керү тыела. Шулай ук светофорда кызыл ут янганда (шлагбаумның ничек торуына яки булу-булмавына карамастан); кичүдәге дежурный тыючы сигнал биргәндә; кичүнең аръягында барлыкка килгән "бөке" аркасында, нәкъ кичү өстендә туктап калу куркынычы булганда; кичүгә якынлашып килүче поездны күреп торганда, кичүгә керергә ярамый.

    Моннан тыш түбәндәгеләр тыела: юл кичүе алдында торучы транспорт чараларын каршы хәрәкәт полосасына чыгып әйләнеп узу; шлагбаумны үз белдегең белән ачу; махсус авыл хуҗалыгы, юл, төзелеш машиналарын һәм башка механизмнарны кичү аша чыгару; тимер юл дистанциясе начальнигы рөхсәтеннән башка, тизлеге 8 км/сәгатьтән кимрәк булган акрын йөрүче машиналарны, трактор чаналарын уздыру.

    Аны-моны карамыйча тимер юлга керү шлагбаумсыз кичүләрдә аеруча куркыныч. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме чикле булганда: яңгыр, кар яуганда, томан төшкәндә, машина йөр-түче икеләтә сак булырга тиеш. Мондый шартларда поездны күрү һәм тавышын ишетү кыенлаша. Якынлашып килүче поездны үткәреп җибәрү өчен, шулай ук кичү аркылы чыгу тыелган очракларда, транспорт чарасын шлагбаумга яки светофорга кимендә 5 метр ара калдырып, ә көйләнелми торган кичүләрдә беренче рельска кадәр кимендә 10 метр калдырып туктатырга кирәк. Ә кичү алдындагы юлга "стоп-линия" сызылган булса һәм "Туктап тормыйча хәрәкәт итү тыела" яки "Стоп-линия" билгеләре торса, светофорда тыючы ут янганда туктау - шул сызык яки билге янында.

    Бик аз вакытка гына булса да, тимер юл кичүе өстендә чарасыз туктап калу поезд бәреп китү куркынычын тудыра. Бу очракта йөртүче тиз арада пассажирларның һәм транспорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә: кешеләрне транспорттан төшерергә, авария уты сигнализация-сен кабызырга тиеш.

    Хәтта критик һәм куркыныч шартларда да йөртүченең үз вакытында кылган дөрес һәм тәвәккәл гамәлләре һәлакәтне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тимер юл аркылы имин генә чыгып китүнең гарантиясе - беренче чиратта, игътибарлылык, тимер юл кичүләрен үтү кагыйдәләрен яхшы белү һәм төгәл үтәү.

    Бу кагыйдәләрне бозучылар җәзага тартыла. Тимер юл аркылы тимер юл кичүе булмаган урында чыккан, шлагбаум ябык булганда яки ябыла башлаганда, светофорның яисә дежурныйның тыючы сигналы булганда кичүгә кергән, тимер юл кичүендә туктап алган яисә озак туктап торган өчен бер мең сум күләмендә административ штраф салу яки транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итү каралган.

    Административ хокук бозу кабатланган очракта, йөртүче транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан бер елга мәхрүм ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: