Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юлларыгыз имин булсын, балалар!

Узган шимбәдә Җиңү Паркында гадәти булмаган бәйрәм булды. Бу тантананың кунаклары - балалар, ә оештыручылары - Биектау районы администрациясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге һәм Юл йөрү иминлеге фәнни һәм урта белем бирү программаларын финанслау дирекциясе филиалы. Аны уздыру өчен сәбәп җитәрлек иде: якынлашып килүче Халыкара балаларны яклау...

Узган шимбәдә Җиңү Паркында гадәти булмаган бәйрәм булды.

Бу тантананың кунаклары - балалар, ә оештыручылары - Биектау районы администрациясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге һәм Юл йөрү иминлеге фәнни һәм урта белем бирү программаларын финанслау дирекциясе филиалы. Аны уздыру өчен сәбәп җитәрлек иде: якынлашып килүче Халыкара балаларны яклау көне, җәйге каникуллар башлану, күп балалы гаиләләргә автомобильләр салонына куела торган балалар өчен махсус утыргычлар бирү буенча социаль акция.

Күк йөзен каплап торган яңгыр болытларына карамастан, Җиңү паркында иртәдән үк җанлылык сизелде. Яшь артистлар - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары концерт башланганчы ук анда килделәр: сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнергә, дулкынлануны җиңәргә кирәк иде.

Әлдермеш мәктәбе укучылары әзерләгән музыкаль композиция бөтен бәйрәмгә гыйбрәтле төсмер бирде. Алдагы озын җәйге каникуллар алдыннан нәниләргә һәм өлкәнрәк балаларга юлларда үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү артык булмады.

- Автомашиналарны балалар өчен махсус утыргычлар белән җиһазлау балалар травматизмын 80 процентка киметә, - диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, бәйрәмдә күп балалы гаиләләргә автоутыргычлар өләшеп. - Ата-аналарның, автомашина сатып алганда, балалар өчен автоутыргычлар турында да онытмауларын телисе килә.

- Мондый грандиоз чараны без беренче тапкыр уздырабыз, - диде ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Линар Сафиуллин. - Уйлавымча, Дәүләт автоинспекциясе һәм безнең спонсорларыбыз әзерләгән шу-шы бүләкләр үзләре белән балаларын юлга алып чыгучы ата-аналарның күңелен тынычландырыр. Балалар өчен махсус утыргычлардан башка юлга чыгарга ярамый, чөнки сез балагызның гомерен җитди куркыныч астына куясыз бит.

Гаилә бюджетына ярдәм иткән өчен Биектау, Алан-Бәксәр, Наратлык, Коркачык, Тимофеевка, Казаклар авылларыннан килгән күп балалы әниләрнең шатлыктан күзләре яшьләнде, алар чын күңелдән зур рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Программаны алып баручылар - 2 нче Биектау мәктә-бе укучысы Айрат Гайфуллин һәм "Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм урта белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина иҗат коллективларын бер-бер
артлы сәхнәгә чакырдылар. 2 нче Биектау, Әлдермеш, Мүлмә мәктәпләренең яшь артистлары, Әлдермешнең "Умырзая" балалар бакчасында, Каенлыкның "Медвежонок", Усадның "Волшебный замок", район үзәгендәге "Рябинушка", Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бик матур, һәркем сокланырлык итеп чыгыш ясадылар. Мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре һәр номерны бер дулкында башкардылар, шуңа да бәйрәмнең тамаша өлеше шундый да эчтәлекле, матур килеп чыкты.

Тамашалар, җырлар, бию-ләр - барысы да бер максатка буйсына - тамашачыларның кәефен күтәрү, шулай ук алда торган каникуллар алдыннан балаларга юлның хәрәкәт булган өлешендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә тө-шерү.

- Юл йөрү кагыйдәләре турында мөмкин кадәр ешрак балаларның исләренә төшерү мөһим, аеруча - җәйге каникуллар чорында, - дип бертавыштан әйттеләр мәктәп укытучылары. - Бездә мондый әңгәмәләр даими уздырылып тора, ә ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Юл йөрү иминлеге фонды тарафыннан әзерләнгән мондый бәй-рәмнәр безгә бик ошый.

Концерт программасында катнашучы балалар өчен бүләкләр алуда ярдәмне шәхси эшмәкәрләр, район оешмалары һәм учреждениеләре күрсәтте. Балаларга шатлык бүләк иткән өчен барлык оештыручыларга һәм спонсорларга зур рәхмәт, бу бәйрәм озак еллар буена дәвам итәр дип ышанабыз.

Балаларыбызның кәефе һәрчак яхшы булуын, йөзләреннән елмаю китмәвен, һәр көннең шатлыкларга һәм яңа ачышларга бай булуын телибез. Кадерле сабыйларыбыз сәламәт, матур һәм акыллы булып үссеннәр, һәм, иң мөһиме, - юлда булганда юл йөрү кагыйдәләре турында онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев