Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек исеңдә тот!

Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми. Моны өлкәннәр бик яхшы аңлый, әмма, кызганычка каршы, яшь җәяүлеләр бик игътибарсыз. Кечкенәләр мөмкин булган куркынычны алдан күрергә сәләтле түгел, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга яраталар. "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләрендә тәрбияләнүчеләрне юлларда үзеңне имин тоту нигезләренә өйрә-түне мөһим дип саныйлар....

Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми. Моны өлкәннәр бик яхшы аңлый, әмма, кызганычка каршы, яшь җәяүлеләр бик игътибарсыз. Кечкенәләр мөмкин булган куркынычны алдан күрергә сәләтле түгел, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга яраталар.

"Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләрендә тәрбияләнүчеләрне юлларда үзеңне имин тоту нигезләренә өйрә-түне мөһим дип саныйлар. Занятиеләрдә нәниләр юл әлифбасын өйрәнәләр, ә үткән материалны ныгыту өчен юлның хәрәкәт булган өлешендә үз-үзеңне имин тотуга багышланган бәйрәмнәр оештыралар.

Күптән түгел логопедик әзерлек төркемендә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Юлда тугры ярдәмчеләр" чарасы узды. Тәрбиячеләр Люция Раил кызы Шаһивәлиева һәм Лилия Хәмбәл кызы Гарипова, форсаттан файдаланып, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне тулыландыруны да онытмыйча, үз карамакларындагы балалар белән әкияти сәяхәткә юнәлделәр.

"Бәләкәч" балалар бакчасында һәр төркемдә балаларның яшенә туры китереп юл йөрү иминлеге почмаклары булдырылган. Кечкенәләр төркеменнән башлап, балалар авыл һәм шәһәр урамнарында кечкенә һәм зур йортлар, юл һәм тротуар турында белемнәр туплыйлар, "урам" һәм "юл" төшенчәләрен аералар. Уенчык машиналар белән уйнап, җиңел һәм авыр йөк транспортын аерырга өйрәнәләр, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышалар, юл аша чыкканда юлда иң мөһим әйбер булып светофор торуын белә-ләр. Тәрбиячеләр аңлаешлы формада кечкенәләрне "зебра", "аеру линиясе", "бер яклы һәм ике яклы хәрәкәт" төшенчәләре белән таныштыралар. Сюжетлы-рольле уеннар вакытында балалар юлның хәрәкәт булган өлешен дөрес итеп үтеп чыгарга өйрәнәләр, алда үзләрен нәрсә көтүе турында җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне кисәтүче юл билгеләре турында беләләр.

Балалар зурая барган саен, тәрбиячеләр алар игътибарына катлаулырак материал тәкъдим итәләр. Кечкенәләргә акыл эшчәнлеген, игътибарны, мөстәкыйль фикер йөртүне үстерүче логик мәсьәләләр, башваткычлар чишү ошый.

Реклама

Балалар бакчасы мөдире Ильвира Фәрид кызы Хәйретдинова фикеренчә, хәзерге заманда балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне сөйләмне үс-терү, әйләнә-тирә дөнья белән танышу, рәсем ясау, аппликацияләр, конструкцияләр эшләү дәресләрендә алырга тиеш.

Балалар бакчасында "Юл йөрү хәрәкәте иминлеге фәнни һәм гомуми белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина балалар бакчасында еш кунак була, ул тәрбиячеләргә балаларны юл әлифбасына өйрәтүдә ярдәм итә, дидактик материаллар, зиһенне үстерүче уеннар алып килә, юл хәрәкәте буенча почмакларны эшләүдә булыша. Бу юлы Фондтан бүләкләрне "Юлда тугры ярдәмчеләр" чарасын күрсәткән логопедик әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр алды.

Балалар бакчасында баланың урамдагы реаль тәҗрибәсе аның әти-әнисенең кайда яшәвенә, аларның нинди транспорт төреннән файдалануына, балалар бакчасының өйдән еракта булу-булмавына һәм баланың анда ни рәвешле килеп җитүенә бәйле. Еш кына бала өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышын хәтеренә сеңдерә, чөнки юлны әти-әнисе белән бергәләп аркылып чыга. Өлкәннәрнең исләренә шуны төшерәсе килә: кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балагызның сәламәтлеге һәм тормышы шуңа бәйле. Кагыйдә-ләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрвакыт үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен.
Рәсемнәрдә: "Бәләкәч" балалар бакчасында.
А.Сафиуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев