Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

«Яшь парашютчы» балаларны колач җәеп каршылый

Җәйге каникуллар - бала-чага онытылып, рәхәтләнеп ял итә, яңа уку елына көч туплый торган вакыт. Кемдер әти-әнисе белән ялга китә, кемнәрдер - лагерьга. Коркачык аэроклубы территориясендә җәйге айларда "Яшь парашютчы" лагере эшли, район мәктәпләре укучылары анда бик теләп йөриләр. Балаларга монда бөтенесе дә ошый: палаткаларда яшәү мөстәкыйльлек-кә өйрәтә, лагерьда үзеңә...

Җәйге каникуллар - бала-чага онытылып, рәхәтләнеп ял итә, яңа уку елына көч туплый торган вакыт. Кемдер әти-әнисе белән ялга китә, кемнәрдер - лагерьга.

Коркачык аэроклубы территориясендә җәйге айларда "Яшь парашютчы" лагере эшли, район мәктәпләре укучылары анда бик теләп йөриләр. Балаларга монда бөтенесе дә ошый: палаткаларда яшәү мөстәкыйльлек-кә өйрәтә, лагерьда үзеңә яңа дуслар табасың, күп кызыклы нәр-сәләр турында беләсең. Саф һава, хәрәкәтчел уеннар җитезлекне арттыра. Биредә узган вакытның һәр минутын файдалы һәм мәгънәле итү турында педагоглар кайгырта.

Аннары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә законга буйсынучан җәяүлеләр, кагыйдәләрне үтәп йөри торган велосипедчылар һәм булачак шоферлар тәрбияләү мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышалар. Җәй моның өчен иң кулай вакыт, чөнки балалар ял иткәндә сизгерлекләрен югалталар, ә куркынычсызлык турында беркайчан да онытырга ярамый.

Күптән түгел Юл хәрә-кәте иминлеген пропагандалау буенча Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина Әл-дермешнең "Умырзая" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр, Әлдермеш мәктәбе укучылары белән юлларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү өчен "Яшь парашютчы" сәламәтләндерү лагерена бардылар.

Әлдермешлеләр ял итүче балаларга юл әлифбасын кабатлау өчен төрле биремнәр һәм сораулардан төзелгән мавыктыргыч сәхнәләштерелгән тамаша әзер-ләгәннәр. Шигырьләр-җырлар да, әкияттән өзек тә - барысы да бер максатка - юл әлифбасын кабатлауга буйсындырылган иде. Алдан белем тупласаң, күпчелек бәхетсез очраклардан котылып калырга мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, шулай ук юлдан барганда игътибарлы булырга кирәк.

Юлда чакта кечкенәләр еш кына игътибарларын читкә юнәлтәләр. Зыян күргән ун баланың икесе куркыныч янавын үз вакытында сизми калалар: алар юлның икенче ягында баручы кешене, урам уртасында аунап яткан берәр әйберне, йөгереп узучы этне күзәтәләр.

- Балалар лагерьларында мондый чараларны уздыру мөһим, - ди Алсу Сафиуллина. - Ел саен юлларда имгәнү-ләр балалар һәм үс-мерләр лагерьларда ял итеп кайтканнан соң арта. Шуңа күрә аларга, сәламәтлекләрен саклау һәм бәла-казага юлыкмасыннар өчен, кагыйдәләр турында искә төшереп тору зарур.

Лагерьда ял итүче балаларга сәхнәләштерелгән тамаша да, бакча балалары һәм укучыларның чыгышлары да бик ошады. Кызыксындыру өчен әлеге чарада катнашкан яшь артистлар да, тамашачылар да истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев