Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Велосипед сатып алырга җыенсаң...

Ямаширмә мәктәбендәге "Көмеш су" сәла-мәтләндерү лагеренда юллардагы куркынычсызлык көне оештырылды һәм аны бик кызыклы итеп уздырдылар. Хәзерге вакытта бу гаять мөһим тема, чөнки җәй айларында балалар көне буе урамда булалар. Башта алар юлда имин йөрү турында лекция тыңладылар. Хәтта кечкенә авылларда да юл әлифбасы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә һәм игътибарлы...

Ямаширмә мәктәбендәге "Көмеш су" сәла-мәтләндерү лагеренда юллардагы куркынычсызлык көне оештырылды һәм аны бик кызыклы итеп уздырдылар.

Хәзерге вакытта бу гаять мөһим тема, чөнки җәй айларында балалар көне буе урамда булалар. Башта алар юлда имин йөрү турында лекция тыңладылар. Хәтта кечкенә авылларда да юл әлифбасы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә һәм игътибарлы булырга кирәк бит.

Аннары балалар өчен велосипедта йөрү буенча мавыктыргыч ярышлар оештырылды. Иминлек кагыйдәләрен үтәмәсәң, транспортның әлеге төре шактый куркыныч тудырырга мөмкин. Велосипедта йөрү ярышларын укытучылар Ленар Зиннәтуллин (физрук), Гөлфия Исмәгыйлева, Фәридә Хәй-руллина, Ания Миңнуллина, Назирә Гыйльманова, Гүзәл Гәрәева, Зәйлә Яруллина оештырган. Балаларга югары тизлек түгел, ә бәлки велосипедта йөрү күнекмәләрен үзләштерүнең мөһимрәк булуын аңлаттылар. Агымдагы елның беренче апреленнән мопедта йөрүчегә "М" категориясе алырга кирәклеге турында закон чыкты. Ул тиешле белем алганда 14 яшьтән бирелә.

Балаларына тиз йөри торган велосипед яки мопед сатып алганда әти-әниләр үз өсләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүе турында уйланалар микән? Һөнәри вазифаларымны башкарганда балалар һәлак булган юл-транспорт фаҗигаләре материаллары белән танышырга туры килә. Гадәттә аларга җан өшеткеч фоторәсемнәр дә теркәлә. Баласының үле гәүдәсе янында хәсрәттән шашар дәрәҗәгә җиткән анага хәзер ничек ярдәм итә аласың?! Ул, әлбәттә, скутер яки мопед сатып алганда, мондый фаҗига булыр дип уйламагандыр. Эшләре тыгыз булу сәбәпле, әти-әниләрнең еш кына балаларына игътибары җитми. Шунлыктан малайлар һәм кызлар сәгатьләр буена урамга чыгып югалалар яки озак вакытка компьютер экранына текәләләр. Мопед сатып алыр алдыннан гаиләдә бала белән әйбәтләп сөй-ләшергә, ике көпчәкле транспортның ни дәрә-җәдә куркыныч булу ихтималын улыгызга мисаллар китерә-китерә аңлатырга кирәк. Шундый әңгәмәләрдән соң бала, үзенең әле мопед йөртергә әзер булмавын аңлап, мондый теләгеннән, бәлки, баш та тартыр. Иң элек велосипедта әйбәтләп йөрергә өйрәнергә, аннары "М" категориясен үзләштерергә, һәм бары шуннан соң гына икенче транспорт алу турында уйларга була.

Күршеләр улларына алганнар бит әле, дип уйлап кына скутер яки мопед сатып алу - мәгънәсезлек. Иң мөһиме - үсмернең юлда үзеңне ваемсыз, битараф тотуның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлавы. Көн саен руль артына утырып та, Юл кагыйдәләрен бозмау, штраф салырлык сәбәп калдырмау - менә монысы, ичмасам, чын егетлек! Штрафлар зур, ә ул бу акчаны гаиләсенә сарыф итә ала. Тәҗрибәле шофер балалар учреждениеләре яныннан узганда тизлекне киметми калмый: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәгән берәр бала каршыңа атылып чыкмас, дип кем әйтә ала? Иминлек турында кайгыртучы әти-әни баласын һәрвакытта да балалар өчен чыгарылган махсус утыргычка утыртып йөртә. Игътибарлы шофер җәяү-леләр юлында, олы кешеме ул, баламы - һәркайсын да уздырып җибәрә. Һәр кеше дә, исән-имин булып, озак яшәргә тели. Үзегезнең һәм якыннарыгызның кадерен белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев