Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Балалар иминлеге – көнүзәк мәсьәлә

Безнең районда икенче ел рәттән Җиңү паркында җәйге каникул алдыннан азкеремле гаиләләргә балалар өчен саклагыч җайланмалар тапшыру акциясе уздырыла. Бәйрәм чарасына әзерлек билгеләнгән көннән күпкә алданрак башлана: мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнеп куя. Балаларның юл әлифбасын үзләре бик яхшы белеп кенә калмыйча, башкаларны...

Безнең районда икенче ел рәттән Җиңү паркында җәйге каникул алдыннан азкеремле гаиләләргә балалар өчен саклагыч җайланмалар тапшыру акциясе уздырыла.

Бәйрәм чарасына әзерлек билгеләнгән көннән күпкә алданрак башлана: мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнеп куя. Балаларның юл әлифбасын үзләре бик яхшы белеп кенә калмыйча, башкаларны да ялгыш адымнан тыеп кала алуы - күңелле хәл бит.

Бәйрәмне музыкаль композицияләр әзерләп килгән Әлдермеш мәктәбе укучылары башлап җибәрде. Гомер бәһасез, балаларныкы - бигрәк тә. Ләкин "үз балаларыңның иминлеген куркыныч астына куярга ярамый" дигән гап-гади хакыйкатьне өлкәннәрнең барысы да аңлап җиткерми әле. Белеп торыгыз: машинага балалар өчен саклагыч җайланмалар куймыйча, юлга чыгарга ярамый! Авырып киткән баланы тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк булган очраклар бар. Балалар утыргычы булмау аркасында, танышлар, кайчак, машина белән юлга чыгудан баш тарта. Нишлисең, аларга үпкәләп тә булмый: беркемнең дә штраф түлисе килми шул. Шуңа күрә күпбалалы һәм инвалид бала үстерүче гаиләләрне бала креслосы белән тәэмин итү - изге эш.

- Бик тә мохтаҗ булганнарга балалар өчен саклагыч җайланмалар бирү акциясе традициягә әверелеп бара, - диде Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, Киндери станциясендә яшәүче Регина Сәгыева һәм Дачное бистәсендә яшәүче Галина Абдулбадыйговага автокреслолар тапшырганда.

- Чит кешеләрнең борчу-хәсрәтенә битараф калмаганыгыз өчен, барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт сезгә, - дип, бүләк өчен сөенүен белдерде әниләрнең берсе.

Юлда балаларның иминлеген тәэмин итәргә киемгә тегелә торган яктылык кайтаргыч элементлар да ярдәм итә ала. "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм нәниләре бәйрәм кунаклары өчен балаларны ерактан ук күренеп торырлык итүче ялгаулар куелган киемнәр күргәзмәсе оештырган иде. Бу мизгелләрдә малайлар һәм кызлар горур атлап барган Җиңү паркы сәхнәсе Модалар йорты подиумын хәтерләтте. Ата-аналар һәм балалар игътибарына көндәлек, спорт һәм бәйрәм киемнәре тәкъдим ителде. Җәйге киемне дә, кышкысын да яктылык кайтаргыч элементлар белән бизәү кыен түгел. Кыш көне бу аеруча мөһим, чөнки кояш иртә бата, бакчадан, мәктәптән караңгыда кайтырга туры килә. Модалы яңа киемнәргә аңлатма биреп, "Миләшкәй"нең музыка җитәкчесе Лариса Кручинина мондый аппликациянең киемне бизәп торуын һәм баланы ерактан күрсәтүен билгеләп үтте.

- Ел саен юлларда кешеләр, шул исәптән балалар да һәлак була. Ата-аналар, Юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, балаларны машинада саклагыч җайланмаларсыз утыртып йөртәләр. Бу катгый рәвештә тыела. Бары тик автокресло гына бала иминлеген тәэмин итә ала, - диде ЮХИДИ бүлеге инспекторы Раил Әминов, мондый җайланмаларны Инеш бистәсеннән Ирина Машуковага, Бөреле җәнлек совхозы бистәсеннән Елена Нестеровага, Дөбъяз авылыннан Ләйлә Гыйбадуллинага һәм Биектау авылыннан Резеда Сәмигуллинага тапшырганда.

Май - язның соңгы ае, алда - җәй. Елның бу матур фасылын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Римма Тришина, Саша Жуков, Володя Окунев өчен ул иң яхшы чор булыр, мөгаен, чөнки аларга шәп сюрприз - велосипедлар эләкте.

- Без үзебез дә - әти-әниләр, балаларыбызның бәхетле булуын телибез, - ди Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) фондының Биектаудагы филиалы директоры, әти-әниләргә ике көпчәкле транспорт чарасын бүләк итүче Алсу Сафиуллина. - Киләсе елга район оешмалары да безнең акциягә кушылыр, димәк, бүләкләр дә күбрәк булыр, дип ышанабыз. Балаларыбыз өчен юл куркынычсыз булсын иде.

Тамашачыларны транспорт йөри торган юлда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүче танып белү-күңел ачу программаларын Әлдермеш, Биектауның 2 нче мәктәпләре укучылары, Усадның - "Тылсымлы сарай", Әлдермешнең - "Умырзая", Олы Битаманның - "Алсу", Красносельскийның "Миләшкәй" балалар бакчалары сабыйлары әзерләгән иде.

Бу күркәм чараны район хакимияте, ЮХИДИБ начальнигы Ленар Сафиуллин һәм Юл патруль хезмәте (ЮПХ) инспекторлары, ЮХИ фондының иганәчелек ярдәме аркасында мөмкин булды. Автокреслолар сатып алырга Дөбъяз шәхси эшмәкәре Алмаз Әхмәдуллин ярдәм итте. Балаларны ашату да хәйрия акчасына оештырылды. ЮХИ фондыннан концерт программасында катнашучылар гына түгел, "Кояшкай" һәм "Миләшкәй" балалар бакчаларының бәйрәмгә килгән балаларына да бүләкләр бирелде. Үткән материалны - юл әлифбасын кабатлауның файдасы тияр, балалар юлда саграк булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев