Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юлда – балалар!

Юлларда җәрәхәтләнү - һәрберебезне борчый торган проблема. Автомобиль транспортының һәлакәткә очравы гаять зур әхлакый һәм матди зыян китерә, эшли ала торган яшьтәге кешеләр, ә тагын да куркынычрагы - балалар үлә яки инвалидка әверелә. Юлда хәрәкәт елдан-ел шулкадәр көчәя ки, балалар гына түгел, өлкәннәр дә кайчак юлдагы катлаулы хәлдә югалып кала....

Юлларда җәрәхәтләнү - һәрберебезне борчый торган проблема. Автомобиль транспортының һәлакәткә очравы гаять зур әхлакый һәм матди зыян китерә, эшли ала торган яшьтәге кешеләр, ә тагын да куркынычрагы - балалар үлә яки инвалидка әверелә.

Юлда хәрәкәт елдан-ел шулкадәр көчәя ки, балалар гына түгел, өлкәннәр дә кайчак юлдагы катлаулы хәлдә югалып кала.
16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган һәлакәтләр саны кимүгә дә карамастан, юлларда балаларның травма алу дәрәҗәсе борчылу тудыра.

2015 нче елның җиде аенда Татарстан юлларында балалар катнашкан 302 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 10 бала үлде, 308е төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Һәр тугызынчы юл-транспорт һәлакәте балигъ булмаган балалар катнашында килеп чыга, ә аларның күп өлеше май аеннан алып сентябрьгә кадәрге чорга туры килә.

Биектау районында ел башыннан бирле балалар катнашкан 12 юл-транспорт фаҗигасе булды, шулар нәтиҗәсендә 12 бала җәрәхәтләнде, берсе үлде.

Балаларны транспорт чараларына утыртып йөртү элеккечә үк җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Ел башыннан республикада пассажир балалар катнашында 105 фаҗига булып, 3 бала үлде һәм 111 е төрлечә имгәнде. Җиде ай эчендә республика юлларында балаларны транспортта тоткыч җайланмаларсыз алып баручы 15 меңнән артык йөртүче тотылды. Әлеге закон бозу өчен штраф 3 мең сум булуга да карамастан, андый йөртүчеләрнең саны кимеми.

Россия юлларында ел саен 16 яшькә җитмәгән меңгә якын бала һәлак була. 25 меңнән артыгы имгәнә һәм яралана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау статистикасыннан күренгәнчә, юл-транспорт һәла-кәтләренең 5тән 12 процентка кадәре инвалидлыкка китерә. Юл фаҗигасенә эләк-кән балаларның 90 проценттан артыгы озакка сузылган психик травма ала.

Күп очракта балалар әти-әниләренең аларны транспортта йөртү кагыйдәләрен үтәмәве аркасында имгәнә. 12 яшькә кадәрге балаларның автомобиль салонында бары тик тоткыч җайланма - автокреслода гына йөртелергә тиешлеге турында кат-кат әйтелде инде. Ләкин автокреслога утырту гына җитми әле, баланы тиешенчә эләктереп куярга да кирәк. Кайбер йөртүчеләр, җәзадан котылу өчен, автокресло урынына куркынычсызлык каешы адаптерын ("өчпочмак"ны) яки каркассыз тоткыч җайланмаларны гына куллана. Мондый экономиянең фаҗигагә әверелү ихтималы бар.

Транспорт йөри торган юлны аркылы чыкканда, велосипедта яки мотоциклда йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче балалар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре өлеше дә зур. Юл-патруль хезмәте инспекторлары һәр кагыйдә бозу буенча "Тукта - тормышың куркыныч астында" дигән "яшь кагыйдә бозучы карточкасы"н тутыра, ата-аналарына, уку йортларына хәбәр итә.

Реклама

Шуңа игътибар итәргә кирәк: 2015 нче елның 1 нче июленнән тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрүе мәҗбүри. Бу таләпне санга сукмаган өчен, юл хәрәкәтендә катнашучы өлкәннәр 500 сум күләмендә административ штрафка тартылачак.

Соңгы елларда безнең илдә үсмерләр арасында скутерлар - кечерәйтелгән мотоцикллар популярлашып китте. Скутерның мотоциклдан аермасы бары тик моторының сыешлыгында гына: ул 50 куб.сантиметрдан артык була алмый. Шулай ук иң зур тизлеге дә сәгатенә 50 километрдан артмый. Скутерны идарә итү өчен, "М" категорияле йөртүче таныклыгы алу зарур. Скутерны йөртергә бары тик 16 яшькә җиткәч кенә һәм мотошлем киеп кенә рөхсәт ителә.

Ата-аналар! Балагызга мотоцикл яки скутер сатып алганда, аларның бик куркыныч транспорт чарасы булуын, еш кына үз хуҗаларын имгәтүен истән чыгармагыз.

Быел безнең республикада скутер йөрткән балигъ булмаган бала һәлак булды инде.

Уку елы башланды. Балалар белән бергәләп, юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатлап чыксагыз һәм мәктәпкә йөрүнең куркынычсыз маршрутын сайласагыз, яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев