Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юл ваемсызлыкны гафу итми

2005 елның октябрендә БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан ителде. Әлеге Халыкара вакыйганың максаты - планетада яшәүчеләрнең игътибарын шундый күңелсез саннарга җәлеп итү: бөтен дөньяда юл-транспорт фаҗигаләрендә көн саен өч меңнән күбрәк кеше һәлак була һәм 100 меңләп кеше...

2005 елның октябрендә БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан ителде.

Әлеге Халыкара вакыйганың максаты - планетада яшәүчеләрнең игътибарын шундый күңелсез саннарга җәлеп итү: бөтен дөньяда юл-транспорт фаҗигаләрендә көн саен өч меңнән күбрәк кеше һәлак була һәм 100 меңләп кеше җитди имгәнүләргә дучар була. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең күп-челеге яшьләр.

Бөтендөнья күләмендә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көненең максаты - юл корбаннарын искә төшерү һәм аларның гаиләләренең хәленә керү, шулай ук дәүләт башында торучыларга, җаваплы оешмаларга барлык гражданнар өчен дә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурлыгы турында тагын бер кат искә төшерү.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавына караганда, 2020 елга юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә җәрә-хәтләнүләр һәлак булу һәм имгәнүләрнең өченче төп сәбәбенә әверелергә мөмкин.

Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, алкоголь куллану, транспорт чаралары һәм җайланмаларына шоферлар һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче техник карау программалары булмау.

Руль артында утырганда, тышкы якта бер-бер артлы алышынучы күренешләргә карап, газ педаленә нык итеп басасы, машинаңның нәрсәгә сәләтле икәненә төшенәсе, юлда кемнедер узып китәсе килә. Тик менә юл тирәли куелган кабер ташлары күзгә чалынып-чалынып китә. Һәркайсында - яшьләрнең фотосурәтләре. Алар инде беркая да ашыкмыйлар. Менә шуларны күргәч, айнып киткәндәй буласың. Тик, ни кызганыч, һәркем дә алай уйламый шул.

Күпчелек бәрелешкән вакытта һәлак була, ә бу исә - куып узу, тизлекне арттыру, руль артында йоклап китү яки исереклек нәтиҗәсе.

Иң борчыганы шул, мондый хәлләрдә еш кына ирексездән балалар корбан була. Агымдагы елның ун аенда Биектау районында гына да балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда өч бала һәлак булды, унбере төрле дәрәҗәдә имгәнде.

Юл-патрульлек хезмәте мөмкин булганның барысын да эшли: штрафлар сала, җәзалар бирә, аңлата, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучыларны тиешле урыннарга илтә. Әмма шоферлар барыбер нәрсәгә дә булса килеп бәреләләр, машиналарын аударалар. Каршыга килүче автомобильгә кадәрге араның куркынычсыз булуына инанып тормыйча, кайбер лихачлар куып узарга маташалар һәм юл һәлакәте китереп чыгаралар. Ике машина да шундый ук тизлектә барса, мондый бәрелешнең ни белән тәмамланасын күз алдына китерүе кыен түгел. Мондый тәртип бозулар нигездә тормышның кадерен белергә өйрәнмәгән яшьләргә хас. Башкалар мисалында өйрәнергә теләмиләр, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев